Кече Подберезье авылының гомерлек игенчесе
Эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатында Бөтенроссия күләмендә бәйге игълан ителгәч, без дә анда катнашырга булдык.
Чөнки җирлегебездә ил күләмендә күрсәтерлек хезмәт батырлары бар. Олы Подберезье мәктәбенең 11 класс укучысы Екатерина Герасимова белән без Кече Подберезье авылында яшәүче хезмәт ветераны, колхоз кырларында иген үстергән Иван Федорович Давыдовның хезмәт юлын күрсәтергә булдык. Аңа быел сентябрь аенда 85 яшь тулды. Гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үзенең җылы котлауларын юллаган иде.
Иван Давыдовны сайлавыбыз очраклы гына түгел, хезмәт биографиясе бик бай аның. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1971 елның апрелендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән игенче ул. Әлеге орден белән сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм халык хуҗалыгының башка тармакларын үстерүдә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда, продукция сыйфатын яхшыртуда зур уңышларга ирешкән өчен бүләкләгәннәр.
Иван Федорович Сосновка авылында Федор Васильевич һәм Татьяна Ефимовна Давыдовларның крестьян гаиләсендә туган. Җиде балалы ишле гаиләдә үсә. Әтиләре Бөек Ватан сугышына китә, әмма туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1942 елның декабрендә Ленинград өчен барган көчле сугышларда батырларча һәлак була. Аның балалары өлешенә дә ачлы-туклы балачак туры килә, белем алырга да мөмкинлекләре булмый.
Иван Давыдов безне шатланып каршы алды.
– Авыл хезмәтенең авырлыгын унике яшемнән татый башлаган кеше инде мин. Аяктан тишек чабата төшмәде. Үгез җигеп җир сөрдем, аннары колхоз көтүен көттем, тракторчы Роман Макарчев белән бергә чәчүче булып эшләдем. Ул вакытта безнең колхоз “Красная гора” исемен йөртә иде. Икмәкне ничек үстерүләрен кечкенәдән белеп үстем, – диде Иван Федорович.
Офыкларга кадәр сузылган икмәк басуларын күзәтергә яраткан ул балачагында. Иван Федорович “Коммунар”, “СК-3”, “Нива” комбайннарында утыз елдан артык эшләгән. 1971 елда “СК-3” комбайнында 9800 центнер ашлык суктырган. Рекордлы ашлык алуга ирешкәне өчен дәүләтнең югары бүләгенә лаек булган. Ул игенче хезмәтенең барлык авырлыкларын, икмәк кадерен белә. Кайбыч ягының уңган комбайнчысы 1970 елда «Фидакарь хезмәт өчен” медале, 1977 елда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнә.“Яшьләр остазы” дигән дипломы бар. Тормыш иптәше Нина Петровна фермада савымчы булып эшләде.
Хәзерге вакытта Иван Федорович гомере буе сыер савучы булып эшләгән хатыны Нина Петровна белән яши. Терлеген дә асрыйлар, бакчасын да үстерәләр.
Екатерина Елисеева,
Олы Подберезье авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев