Кече Урсак авылы клубында “Кояш назы бирә әниләр”дип исемләнгән кичә үтте
«Әниләр көненә багышланган бу кичәдә Кече Урсакта яшәүче 12 хатын-кыз катнашты», - дип хәбәр итте клуб методисты Ильяс Гәрәев.
- «Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин әниләрне бәйрәм белән котлады. Алар өчен конкурс та үткәрдек. Әниләр тапкырлыкта, җитезлектә, көч сынашты, уңганлыкларын, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте. Җюри агрофирмада пешекче булып эшләүче Мингайшә Миңнуллинаны җиңүче дип игълан итте. Икенче урында агрофирмада бухгалтер булып эшләп пенсиягә чыккан Әминә Сөнгатова. Өченче урында – Насия Йосыпова. Ул да бүгенге көндә лаеклы ялда. Авыл җирлеге башкарма комитетында бухгалтер булып эшләгән. Бу ханымнарның барысына да үз көчебез белән әзерләгән бүләкләрне тапшырдык. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтек».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев