Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Урсак авылыннан рәхмәт белдерәләр

Районыбызда чит кеше кайгысына битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр яшәвенә һаман саен инана барабыз.

Әлеге хатыбызда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллинга, Фәннур Зиннуров җитәкчелегендәге торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә. Нәкъ менә шушы изге күңелле кешеләр ярдәме белән Кече Урсак авылында яшәүче 83 яшьлек әниебез, дәү әниебез Фирдәүсә Кәлимуллинаның йортына туган көнендә су керттеләр. Ничәмә еллар дәвамында авылда су проблемасы хәл ителмичә килгән иде. Урамда 100 метр читтә урнашкан колонкадан олы кешегә өйгә су ташуы ничек авыр икәнен күз алдына китерәсездер инде. Әниебез озак еллар фермада савымчы булып эшләде. Гозере белән Альберт Илгизәровичка мөрәҗәгать итте. Район башлыгы әниебезне игътибар белән тыңлады, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен әйтте һәм сүзендә торды. Районыбыз белән кеше хәленә керә белә торган шундый игелекле җитәкче идарә итүенә чын күңелебездән без дә сөендек. Әниебез дә ихлас күңелдән рәхмәтен белдерә. Күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын иде.

Тирән хөрмәт белән:
балалары, оныклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев