Кече Урсакта кичке уен булды
Кече Урсак авылында узган Кичке уенга Мәскәүдән, Казанан, Яшел Үзәннән дә кунаклар кайткан иде.
Кичке уен дүртенче елын уткәрелә. Уенда «Йөзек салыш», «Гөлбану»,»Чума үрдәк,чума каз»,»Тубәтәй»,»Мәликә» уеннары булды.Кичке уенга әбиләр дә килгән иде.Уеннан сон чәй эчтек.Быел бигрәк тә күңелле булды.Киң күңелле халкыбызга исәнлек-саулык теләп,киләсе елларга да шулай бергә җыелышырга насыйп булсын иде дип таралыштык. Бу хакта клуб методисты Ильяс Гәрәев хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев