Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Урсакта яшәүче Валентина Павловага 90 яшь тулды

Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан Кече Урсак авылында яшәүче Валентина Павлова белән 90 яшьлек юбилеена баргач танышып кайттым. Безнең якларга очып төшкән кош кебек ул, Татарстаннан читтә – ерактагы Брянск өлкәсенең Доманичи авылында туып-үскән. Язмыш җилләре, төрле сынаулар аша, безнең якларга китергән аны.

Кайбыч ягын үз итеп, яратып яшәүче юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин килгән иде.
– Сезнең буынга язмыш сынауларның иң авырын җибәргән. Яшьлегегездә сугыш афәтләрен дә күрер­гә насыйп булган. Шулай да сынмыйча, сыгылмыйча яшәгәнсез, тырыш хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайткансыз. Бүген сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның иң изге теләкләре язылган открыткасын һәм бүләген тапшырам. Алдагы көннәрегездә дә балаларыгызны, онык­ларыгызны куандырып яшәгез, – диде Эльвира Заһидуллина юбилярга. Габ­бас Зиннәтуллин да аның теләкләренә кушылды. 
Чыннан да, язмыш Валентина Павловага сынауларны мулдан биргән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 кенә яшь була әле. 
– Без гаиләдә җиде бала үстек. Әтиебез Иван Андреевич Снетков авыл Советы секретаре иде, әниебез Ульяна Лаврентьевна фермада эшләде. Сугыш башлангач, әтиебез фронтка китте. Безнең Доманичи авылын фашистлар басып алды. Беренче көннәрендә коммунистларны атып үтерделәр. Гади халыкны кыерсытмадылар, бөтенесе аларга бил бөкте, яшүсмерләр кышын юлларны кардан чистартты, – дип искә ала Валентина Ивановна бала чакларын. 
Брянск өлкәсе дошманнардан азат ителгәч, сугыштан соңгы елларда Валентинаны башка чордашлары белән бергә, Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Ул анда булачак тормыш иптәше Николай Захарович Павлов белән таныша. Ике арада мәхәббәт уты кабына. Кече Урсак авылында туып-үскән егет Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәттә була. Ә инде армия хезмәте төгәлләнгәч, авылга үзе генә түгел, кәләш белән кайта.Павловларның тату гаиләсендә дүрт бала дөньяга килә. Кызганычка каршы, ике балалары вакытсыз вафат була. Хәзерге вакытта кызы Тамара Мәскәү өлкәсендә яши. Ул шәһәрнең балалар поликлиникасында 40 ел өлкән шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Улы Владислав Казан шәһәрендә үз гаиләсе белән яши. 
– Әти-әниебез безне үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстерде. Җитмеш ел дәвамында парлы тормышта яшәделәр алар. Яшәү рәвеш­ләрен, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен үрнәк итеп куярлык. Агроном, ындыр табагы мөдире, тегермәнче, авыл клубы мөдире, китапханәче булып эшләгән әтиебез узган ел вафат булды. Лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам итте, хезмәт стажы гына да 60  ел. Әниебез терлекче булды, – диде кызы Тамара. – Брянск өлкәсендә әниемнең җиде бертуганыннан бары сеңлесе Вера гына исән, телефоннан аралашып торабыз. Авылыбыз тыныч, кышын юлларны чис­тартып торалар, өйгә газ кергән, шәһәрдән кайткач рәхәтләнеп ял итәбез. Әнине бертуганым Владислав белән чиратлашып карыйбыз, бер ай мин, бер ай ул әни янында яшәп китәбез. Ходайның рәхмәте, ул хәзер дә тик утырмый, җәен бакчада казынырга ярата. Гомере буе хезмәттә, хәрәкәттә булгангадыр инде, үзен яхшы хис итә. 
– Николай Захарович белән без бик дуслар идек, очрашканда озаклап сөйләшеп утыра идек. Бик тырыш, тату гаилә иде алар. Уллары Владислав белән дә аралашабыз, авыл Сабан туен үткәрергә дә матди ярдәм күрсәтә, рәхмәт аңа, – дип әңгәмәгә кушылды Габбас Габделхәевич. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Урсакта яшәүче Валентина Павловага 90 яшь тулды