Керәшеннәрнең фольклор җырлары күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтә
Смотр-конкурсларга райондашларын сагынган Казан халкы да күпләп килә, кул осталары белән таныша, милли ризыклардан авыз итә, җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын тамаша кыла.
Шәһәр халкы күреп күнеккән театр, концертлардан аермалы буларак, район үзешчәннәренең чыгышлары садә, ихлас, чын мәгънәсендә милли булуы белән аерылып тора. Гореф-гадәтләребезнең саф килеш саклануын күреп, күңел сөенә.
Без исә милли гореф-гадәтләрне саклаучы коллективлар белән таныштырып барырга кирәк саныйбыз. Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында иҗат итүче «Инешкәй» балалар коллективы — шундый коллективларның берсе. Аны мәктәптә рәсем сәнгате, технология укытучысы Светлана Альберт кызы Бартязова җитәкли. Светлана үзе чуваш милләтеннән, Хуҗа Хәсән авылына килен булып төшкәч, борынгы һөнәрләребезгә гашыйк булып, ансамбль оештырган. 2016 елдан бирле 5-8 сыйныфларда белем алучы унбер бала булса, хәзер нәни артистлар саны утызга җиткән. Мәктәп укучылары ансамбльдә җырлап-биеп кенә калмый, "Инешкәй«не борынгы чигү-тегү, җыр, бию сәнгатьләрен торгызу белән мәшгуль кечкенә лаборатория дияргә була. Башта җырларны, чигү үрнәкләрен авылдашларыннан өйрәнәләр, аннары шуларны сәхнәгә чыгаралар. Киндер күлмәкләр, баш киемнәре, чигелгән сөлгеләр, альяпкычларны барысын да укытучы апалары җитәкчелегендә үзләренең нәни куллары белән җитештергәннәр.
«Инешкәй» ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» кебек зур фестивальләрдә катнаша башлагач исә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь артистлар өчен кабат сәхнә киемнәре тектергән. Балалар чигелгән сөлгеләрне сәхнәдә күрсәтеп кенә калмый, Сабан туйларында мәйдан батырларына бүләк итеп бирә. «Чиккән сөлге» һәм башка бәйгеләрдә катнаша. Унбер-унике яшьлек кызларның тукып-чигеп утырганнарын күргәч, милли һөнәрләрнең киләчәге өметле булуы күренә. Балалар гына булса да, бөтен шартларын туры китереп чигәләр. Элек буяулар булмаган, шуны истә тотып, «Инешкәй» ансамбле сөлгеләрендә дә башлыча кызыл һәм кара төсләр генә күрергә мөмкин. Элегрәк «вафля» дип телгә кергән нәни шакмаклы сөлгеләр дә булмаган. Осталар санап чиккән. Балалар да шул ысулны куллана.
«Инешкәй» ансамбленең уңышларының берсе — керәшеннәрнең «Туым Җондызы» бәйге-фестивалендә алган беренче дәрәҗәдәге дипломнары. 2016 елда тәүге бу җиңүләре коллективны шундый илһамландыра ки, хәзер алар "Туым Җондызы«нда ел саен катнашып, берәр урын алмый калмый. «Без бергә» балалар халык иҗаты республика фестивалендә хәтта ике төрдә — «Мода театры» һәм «Инструменталь ансамбль» номинацияләрендә җиңү яуладылар. "Созвездие-Йолдыздык"та чыгышларының исәбе-саны юк.
Иң сөендергәне шул — Хуҗа Хәсән мәктәбен тәмамлаган һәм "Инешкәй"нең татлы иҗатын татып үскән Юлия Макарова бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Юлиянең кайтуын дүрт күз белән көтәләр. "Инешкәй«нең киләчәге дә ышанычлы кулларда дигән сүз.
Миләүшә Галиуллина,
«Мәдәни җомга» газетасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев