«Хоккейны чын ир-егетләр генә уйный. Куркаклар хоккей уйнамый»,- ди әтиле-уллы Җамалетдиновлар
(«В хоккей играют настоящие мужчины, трус не играет в хоккей»). Николай Добронравов сүзләренә язылган әлеге җыр хоккей матчлары вакытында еш яңгырый. Җыр сүзләре хоккейчыларга хас бөтен сыйфатларны да ачып бирә сыман. Әйе, спортның бу төрен яратучылар максатчан, физик яктан ныклы, кыю, курку белмәс, җитез.
Колаңгы авылында яшәүче Гомәр Җамалетдинов белән аның улы Руслан кебекләр турында “хоккей җене кагылган”, диләр. Аларның икесе дә Кайбыч командасы составында уйный. Без балык хуҗалыгы җитәкчесе буларак белгән Гомәр Шакирович менә ничә еллар инде хоккей ярышларының баш хөкемдары, ә Руслан – уенчы.
– Мин кечкенәдән хоккей уйнап үстем. Без үскәндә кая инде ул Кайбычтагы кебек боз мәйданнары?! Авыл малайлары белән бергә җыелып, боз катыра идек. Безнең авылда өч боз мәйданчыгы була иде. Киез итеккә бәйләп куелган тимераяклар белән кәшәкә сугып үстек. Ул чакта балачага күп иде. Кыш көне караңгы төшкәнчегә кадәр хоккей уйнадык, чаңгы шудык. Хәзер генә ул малайларның күбесе вакытын компьютерда уйнап, телевизор карап үткәрә. Безнең буын кешеләре шуңа да сәламәтрәк, бу физик яктан чыныгып үскәнгә шулай, – ди Гомәр Шакирович. – Миңа Казанда ачык мәйданнарда узган хоккей ярышларында да берничә тапкыр судья булырга туры килде. Кайбыч командасының төрле матчларда җиңүе барыбызга да зур шатлыкка әйләнә. Без барлык җиңүләребезне дә яраткан районыбызга багышлыйбыз.
Руслан үзе Казанда яши, шәхси эшмәкәр. Хоккей ярышына чакырсалар, кырык эшен кырык якка ташлап, кайтып җитә икән. “Авыл малайлары хоккей уйнап үсәргә тиеш”, – ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев