Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Валентина Долматовага җитмеш яшь тулды

Хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган шәхесне котларга бүләкләре белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхсән үзе килде.

 Ул Валентина Ивановнаны үзенең остазы дип саный. Чөнки “Гөбенә” агрофирмасы директоры булып эшләгән елларында ул шушы зур хуҗалыкның баш бухгалтеры булган.
-Һәр хуҗалыкның уңышы бухгалтерия хезмәткәрләренең көчле булуына бәйле. Чөнки алар икътисади күрсәткечләрне билгели, үсеш прогнозын фаразлый, финансларның тотрыклылыгын тәэмин итә, исәп-хисапның дөрес алып барылуына җавап бирә. Валентина Ивановна үз эшен җиренә җиткереп башкаручы әнә шундый бухгалтер булды. Мин аны әле хәзер дә башкаларга үрнәк итеп куям. Кешелекле, сабыр булуы – аны бизәүче төп сыйфатлар,- диде Альберт Илгизәрович.
Валентина Долматованы котларга балалары, туган-тумачалары да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев