Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннең бозау караучылары – үз эшләренең остасы

Районыбыз хезмәтчәннәре арасында башкаларга үрнәк итеп куярлык тырышып эшләүчеләр бар. Хуҗа Хәсән авылындагы фермада да очратырга була андый уңганнарны.

Бозауларны салкын ысул белән  караучы терлекчеләрнең  эше үтә дә җитди.  Чөнки аларга яшь  терлекләрне   салкын шартларда сәламәт итеп үстерергә, малларның сакланышын тәэмин итәргә кирәк. Өч көннән өч айга кадәрге бозаулар караучы Зоя Таймасова белән Геннадий Кривов зарлануны белмичә эшли.
– 16 ел терлекчелек тармагында хезмәт кую дәверендә үз эшебезнең барлык нечкәлекләренә төшендем дияргә була. Геннадий белән һәр эшне бергәләп башкарабыз. Ул да терлекчелектә җиде елын эшли. Безнең карамакта хәзерге вакытта 165 баш бозау бар. Бозауларга сөт, үлән төнәтмәләре җылытып бирәбез. Бозаулар алдына коры печән, катнашазык, яфраказык куябыз, асларын чистартабыз.  Аслары чиста, коры булса, алар салкыннарга бирешми, – диде Зоя Таймасова, хезмәте белән таныштырып. 
Без бирегә килгәндә Геннадийның ашыгыч эше килеп чыгу сәбәпле, аның урынына хатыны Юлия Кривова эшкә килгән иде. 
– Мин үзем авылда социаль хезмәткәр булып эшлим, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә булышам. Гаиләдә төрле очраклар була, ашыгыч эше килеп чыкканда мин Геннадийны эш урынында алыштырам, – диде ул. 
– Яшь бозаулар карау аеруча җаваплы, зур игътибар сорый торган эш. Чөнки бу чорда бозауларның организмы чыныгып бетмәгән, тиешенчә карап җиткермәсәң, үлем очраклары да булырга мөмкин. Биредә Зоя белән Геннадий эшләгәндә, безнең күңел тыныч. Чөнки алар үз эшләренә аеруча җаваплы карый. Бозаулары ай саен 700-800 грамм тәүлеклек үсеш бирә, – диде ферма мөдире Светлана Петрова. 
Таң әтәчләре дә йоклаган вакытта эш урыннарына ашыгучы терлекчеләр үз эшләренең осталарына әйләнгән.

 

Мингазиз Сөнгатуллин,  автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсәннең бозау караучылары – үз эшләренең остасы