Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кибеттә битлексез йөргән мәктәп укучысына кисәтү ясалды

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында төрле мәсьәләләр карала.

Анда тайгак юлга баскан үсмерләр, балаларын тиешенчә карамыйча, аракы белән дуслашкан ата-аналарны да күрергә туры килә. Бу юлы каралган эшнең берсе кибеттә битлексез йөрүгә кагылышлы иде.
Райондагы мәктәпләрнең берсендә укучы Динар (исеме үзгәртелеп бирелә) ул көнне район үзәгендәге кибеткә дәү әнисе белән керә. Ашыгалар, чөнки сырхауханәдә дәваланучы туганнары янына барып өлгерергә кирәк. Аңа тиз генә күчтәнәчләр алырга дип керсәләр дә, бераз тоткарланырга туры килә шул аларга. Сәүдә залында йөргәндә, Динарны полиция хезмәткәре туктата. Гаебе нидә икәнлеген шунда ук аңлап ала егет: соң, битлеген кияргә оныткан ич! Аны шунда ук кесәсеннән чыгарып киеп тә куя. Әмма барыбер бу гамәле өчен хокук сакчысы алдында җавап бирергә туры килә. Чөнки коронавируска бәйле санитар-эпидемиологик вәзгыять таләпләре буенча кибетләрдә битлексез йөрергә ярамый. Динарга карата административ беркетмә төзиләр. Соңыннан балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә дә, мәктәпкә дә хәбәр итәләр. Комиссия утырышына да дәү әнисе һәм класс җитәкчесе белән килгән иде. Бу комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, полициядә балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм башкалар аңа битлексез йөрергә ярамаганлыгы турында аңлаттылар.
– Динар унберенче класста яхшы билгеләргә генә укый, беркайчан да тәртип бозганы юк, гаделсезлек күрсә, ул үзе башкаларга кисәтү ясарга мөмкин. Битлеген кимәве дә усал ният белән түгел, онытып кына җибәргән ул аны, – диде класс җитәкчесе .
Яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина да сүзгә кушылды.
– Динар спорт ярышларында, волейболда һәрвакыт мәктәп данын яклый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Акыллы егет.
Динарга әнә шулай уңай характеристика бирделәр. Тәртип бозып йөри торган булса, аның белән башкачарак сөйләшерләр иде, бәлки. Матур гамәлләр кешене бизи генә шул! РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 1 бүлегендәге 20.6.1 маддәсе нигезендә аңа кисәтү яки мең сум күләмендә штраф карала. Үсмернең үз гаебен тануын, тәртибен исәпкә алып, кисәтү ясау белән генә чикләнделәр. Ә инде икенче тапкыр полициягә эләксә, бу вакытта инде аңа 15 мең сумнан башлап штраф сугарга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев