Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Киләчәккә билет» бәйгесенең район туры нәтиҗәләре

Мәктәп укучылары арасында "Киләчәккә билет" дип исемләнгән бәйге үткәрелүе турында хәбәр иткән идек инде. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы игълан иткән бәйгенең район турына йомгак ясалды.

Район мәшгульлек үзәге директоры Эльвира Камалиева хәбәр иткәнчә, 7-11 класс укучылары арасында үткәрелгән бәйгегә утыздан артык инша җибәрелгән. «Киләчәк һөнәре» номинациясе җиңүчеләре: Диана Петухова - беренче урын (Иске Тәрбит мәктәбе), Диана Мөхәммәтҗанова - икенче урын (Олы Урсак), Ранил Хуҗин - өченче урын (Иске Чәчкаб мәктәбе). «Хезмәт династиясе» номинациясендә: Чулпан Гарифуллина (Олы Кайбыч мәктәбе), Ләйсән Сәгъдиева (Кошман) - беренче, Гүзәлия Шакирова (Олы Урсак) - өченче урында. «Хезмәт кешесе» номинациясендә Альбина Таймасовага (Хуҗа Хәсән) беренче урын бирелде. «Минем һөнәрем. Минем карьерам» номинациясендә: 1 урын - Дарья Чекмарева, II урын - Олеся Пыгина (Олы Подберезье), III урын - Диана Леонтьева (Чүти мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Киләчәккә билет» бәйгесенең район туры нәтиҗәләре