Кайбычта «Энекәш» китабының авторы Гөлүсә Закирова белән очрашу узды
Авыллардагы китапханәчеләр, район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, киң җәмәгатьчелек катнашында узган бу очрашуда журналист, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш редакторы Гөлүсә Закирова катнашты.
Китапханәдә аның «Энекәш» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китап авторның Апас районының Кече Болгаер авылында туып-үскән, махсус операция зонасында батырларча һәлак булган бертуган энесе Илнур Закировка һәм аның көрәштәшләренә багышлана. Язучы Гөлүсә Закирова китапның язылу тарихы, энесенең хәрби үткәне турында сөйләде. Илнур 2022 елның октябрь аенда мобилизацияләнеп, пулеметчы булып хезмәт итә. 2024 елның язында яралана, реабилитация узганнан соң кабат үз полкына кушыла. 2025 елның 21 гыйнварында һәлак була. Позывное- «Физик». Һәлак булганнан соң «Махсус операциядә катнашучы», «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Кичәгә махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре дә чакырылган иде.
Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина китап авторы Гөлүсә Закирова белән мәктәп елларыннан ук таныш, хатлар язышканнар, бу дуслык хәзер дә дәвам итә.

Шуңа да ул дустының кайгысын үзенеке итеп кабул иткән, аның энесенә багышлап шигырь дә язган. Бу шигырьне укып та күрсәтте. Әлеге очрашуга кайтканы өчен тирән рәхмәтен белдерде. Бу очрашуны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиевага да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Очрашуны да матур сценарий белән китапханәчеләр алып барды. Җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев китапны укудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Улы СВОа медбрат булып хезмәт итүче Зөһрә Фәизова үзе язган шигырьләрне укыды. Борындык авылы үзешчәне Фаил Хәйбуллин, Олы Тәрбит авылы китапханәчесе Инна Драндрова, Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиядиева белән Ләйсән Шамилова патриотик җырлар башкарды. Очрашу табын артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев