Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Әкият” курчак театры Дорофейга кунакка килде

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче "Әкият" курчак театры артистлары Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйларга В.Гернет әкияте буенча куелган "Каз бәбкәсе" спектаклен күрсәтте.

Әкият-уенда нарасыйлар белән җанлы аралашуны Аленка исемле кыз оештырды, бу рольне Зилә Сөнгатуллина башкарды. Әкият каһарманнарын - хәйләкәр Төлкене (Диана Вишнякова), мәрхәмәтле Керпене (Алмазия Тимершина), Үрдәкне (Камилә Вишнякова) белән Суалчанны (Диана Канарейкина) балалар бик яраттылар, шук Бакалардан (Рузалия Сәгадиева белән Динара Гыймадетдинова) рә­хәт­ләнеп көлделәр. Лилия Кадыйрова башкаруындагы Каз бәбкәсе Дорофейны аеруча исләре китеп карадылар.

Мондый чыгышларны яшь артистлар үзләре дә сөенеп көтеп ала: сабыйлар алдында чыгыш ясау аларга талантларын тагын да ачарга, тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Нәниләрнең шат йөзләре, спектакльдән алган уңай тәэсирләре укучыларны яңа эзләнүләргә этәрә. Каз бәбкәсе Дорофей турындагы әкиятне райондагы башка мәктәп һәм балалар бакчаларында да күрсәтергә уйлыйбыз.

Венера Сафиуллина, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры, "Әкият" курчак театры җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Әкият” курчак театры