Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Колабирде авылында бозаулар фермасы төзекләндерелде

Кечкенә авылда ферма булу аеруча яхшы, чөнки анда яшәүчеләр өчен эш урыннары санаулы гына. Җиңелләрдән саналмаса да, хезмәт хакы зур булмаса да, авыл халкы тырышып эшли, ит һәм сөт җитештерә.

Багай җирлегенә караган Колабирде авылында, мәсәлән, нибары 20ләп кенә йорт, 200 баш мөгезле эре терлеге булган фермада биш савымчы эшли. Монда яшәүчеләрнең бәхетенә, бу җәйдә авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге йөз башка исәпләнгән бозаулар фермасын төзекләндерде. Моңарчы, урын булмау сәбәпле, бозауларны алга таба үстерү өчен башка авылдагы фермага җибәргәннәр. Ферма яхшы ремонтланган, терлекчеләргә монда эшләве рәхәт булыр дип ышанабыз. 
– Эш майда ук башланды. Стеналарны җылыттык, түбәсен ясадык, торак эчендәге идәннәрне бетоннан җәйдек, читлекләргә һәм кардага ком түшәдек, – диде   бүлек управляющие Минхәлим Бикбов, эш барышы белән таныштырып.   
– Монда бозау караучы булып тәҗрибәле терлекче Галина Букарова эшли. Ул гомере буе савымчы булган. Галинага көндезге каравылчы Михаил Козин ярдәм итә.  Бозаулар, фотолардан күргәнегезчә, чиста, яхшы каралган.  
Бирегә ясле һәм кечкенәләр төркеме урнашкан дип әйтәсе килә. Аклы-каралы бозауларны, чиста печән җәелгән, тимерчыбыктан ясалган түгәрәк читлекләргә өчәр-өчәр итеп япканнар. Читлекләрдә азык һәм су салу өчен улаклар бар.  Бозауларны ашату, карау, асларын чистартырга да уңайлы. Мондый читлекләрдән өч елдан бирле файдаланалар икән,  яшь терлекләр анда бер айга кадәр асрала. Аннары яшь малларны кардага чыгу юлындагы киртәгә күчерәләр, анда 10-15ләп терлек асрала. Төзекләндерелгән торакта төрле яшьтәге бозауларны салкын ысул белән үстерәчәкләр. Мондый ысул үзен аклаган инде.  
– Су һәм электр үткәрелде, эшне төгәлләдек диярлек. Бозаулар өчен печән һәм яфраказык җитәрлек күләмдә әзерләнде, – диде управляющий, алда әйтелгәннәргә өстәп.
Көр һәм тук малкайлар, чит кешеләргә игьтибар бирмичә, чиста һәм йомшак «түшәктә», ята. Аларны быел тугызынчы классны тәмамлаган Андрей Никитин карый.  Җәйге каникул вакытында ул ферма мөдире булып эшләүче әтисенә ярдәм итәргә килә.  
Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова моңа кадәр ферма мөдире булган Валентина Котомина турында да бары тик яхшы сүзләр генә әйтте. Ул бу вазифаны 15 елдан артык үтәгән, савымчы да, осеминатор да булган. Кыскасы, терлекчелеккә бөтен гомерен һәм пенсиясенең ике елын багышлаган. Монда тырыш хезмәтчәннәрне онытмыйлар, аларны хөрмәт итәләр. Валентина Николаевна авыл җирлеге депутаты да булган. Юл уңаеннан Багайдагы фермага да кереп чыктык. Аның территориясенә эскерткә күп итеп печән төргәкләре өелгән, димәк, терлек азыгы җитәрлек булачак.  Яшел масса ташучы механизаторларның да эше куәтле.  Әлегә маллар көтүдә, терлек тораклары ремонтлана, аларга дезинфекция ясала.
Ферма мөдире Владимир Дмитриев әйтүенчә, монда 680 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 480е — сыерлар, 144е — яшь бозаулар. Бозау караучы Валентина Тарабурская яшь терлекләрне карау, аларны ашату рационы турында сөйләде. Бу вазифаны ул әле ел ярым гына башкара, аңа кадәр сыер сауган. 
– Азык җитәрлек, бозаулар күп туа, – диде ул, эшеннән канәгать булуын белдереп. Без, авыл халкы, шундый хезмәткә күнеккән инде. 
Күршедә генә яшь егет – Рәис Тазов сыерлар кайт­канчы аларга ашарга сала иде. Җәй — мөмкин кадәр күбрәк терлек азыгы әзерләү һәм мул продукция алу чоры. Хәстәрчән авыл халкы моннан файдаланып калыр­га ашыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев