Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Колаңгыда хезмәт кешесен зурладылар

Юбилее көнне Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесенең лаборатория начальнигы Наҗия Сибгатуллина адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Апас районының Багыш авылында туып-үсеп, Кайбыч якларына – Колаңгыга кияүгә чыккан Наҗия ханымны хәзер инде биредә белмәгән кеше юк. Юбилей тантанасында да аны уңган, коллектив өчен тырыша, мәктәп елларыннан бирле спорт белән дус, гаиләсендә дә үрнәк әни дип мактадылар. 
Коллективта шулкадәр абруй казанмаса, оешманың гади бер хезмәткәрен котларга Казаннан ук генераль директорлары Әнәс Гайнетдинов, хәзерге вакытта Биектауда яшәүче, шушы оешма белән җитәкчелек итеп киткән Илгиз Моглиев та кайтыр идеме икән?! Тантанада да аны зурлап өч җитәкче арасына, берсе- бүгенге директорлары Рәис Гыйләҗев, утырттылар. Район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырырга килгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова Наҗия ханымның классташы ук булып чыкты. Балачаклары, мәктәп еллары бергә узган, чаңгы ярышларында Наҗиягә тиңнәр булмаган. Юбилярны котларга ап-ак хризантемлар белән килгән Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов та Сибгатуллиннар гаиләсен җирлектәге үрнәк гаиләләрнең берсе дип атады. Әнәс Гайнетдинов әйтеп узганча, ашлык кабул итү предприятиесендә лаборантлар мөһим роль уйный. 
-“Казанская мельница» җәмгыяте җитәкчесе булып алты ел эшләү дәверендә мин Колаңгыдагы предприятиегә еш килдем, хәзер дә шулай. Беркайчан да лаборантлар эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдергәнем булмады. Лаборатория начальнигы Наҗия Сибгатуллина кул астындагылар үз эшләрен төгәл, сыйфатлы итеп башкара. Ашлыкның дымлылыгын, сыйфатын нәкъ менә алар билгели. 2014 елда катнашазык та чыгара башладыгыз. Ул да сезнең кул аша уза. Безнең системада лаборатория иң кирәкле звено ул,- диде ул, бүләген тапшырып. 
Илгиз Могыйнов 2012 елда Наҗия Сибгатуллинаны эшкә лаборанант итеп үзе алган икән. Аның хәзер инде күптән ябылган Колаңгы сөт-май заводында лаборант булып эшләвенә игътибар иткән. Эшкә алып ялгышмаган, сөтнең генә түгел, ашлыкның сыйфатын бәяләргә дә тиз өйрәгән ул. 
Наҗия ханым үзе дә сүзгә кушылды. 
-Хезмәтемне яратып башкарам. Лабораториядә мин Валерия Гусинникова һәм Алия Саттарова белән бергә эшлим. Ә инде урып-җыю чорында иген китерә башлагач, өстәмә эшчеләр алабыз. Бездә ел әйләнәсе эш бетми. Хәзерге вакытта иген складларын җилләтәбез, юабыз, территорияне җыештырабыз,- диде ул. – Тормыш иптәшем Камил Олы Подберезье, Хуҗа Хәсән авылларындагы шәхси хуҗалыкларда сөт җыя. Улым Дамир гаиләле, ике балалары бар, кызыбыз Энҗе тугызынчы класста укый. 
Юбилей тантанасы исә бөтен коллекти катнашында мул табын артында узды. Бу да хезмәт коллективының бердәмлеген сөйли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев