Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Колаңгыда мәдәният хезмәткәрләре инвалидлар янында булды

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында актив яшәү рәвеше алып баручылар күп.

Аларның күбесе күңелләренә хуш килгән шөгыль тапкан. Кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр, спорт ярышларында да катнашалар, концертларда чыгыш ясыйлар, күңелләрендә иҗат ялкыны.
Әле шушы көннәрдә генә редакциягә Бәли авылыннан Любовь Клишева килде. Авылдашларының аңа һәм тормыш иптәшенә булган җылы игътибары күңелен кузгаткан аның.
– Яшь чакта гына тормыш алып барулары җиңел икән ул. Менә хәзер без дә олыгайдык, сәламәтлек тә какшады. Ирем дә, үзем дә инвалид булып саналабыз. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлегендә безгә Колаңгы авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Наталья Развалова, Лилия Федотова һәм фельдшер Миләүшә Гыймадиева килде, – диде Любовь Николаевна. – Хәлебезне белештеләр, проблемаларыбыз белән кызыксындылар. Миләүшә кан басымыбызны үлчәде. Пандемия вакытында чит кешеләр белән аралашуларны мөмкин кадәр күбрәк чикләргә кушты. Менә шушы кыска гына очрашуның никадәр шатлык бүләк итүен безнең кебекләр яхшы аңлыйдыр.
Любовь Николаевна белән Александр Григорьевич авылның хөрмәтле кешеләре, җирлекне үстерү өчен үзләреннән зур өлеш керткән.
Колаңгы авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле булган бала тәрбияләүче гаиләләрдә дә булган. Аларның күбесе Наташа, Лилия апаларын яхшы белә. Чөнки әти-әниләре белән бергә мәдәният йортына еш чакыралар. Рәсемнәр ясыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, уйныйлар. Савелий Козин, мәсәлән, тренажерда шөгыльләнергә ярата. Вадим Поляков та кул эшләренә оста. Бу җирлектә физик мөмкинлеге чикле булган 53 кеше исәпләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев