Колаңгыдан Зәкиябану апа хатирәләре
Колаңгыда яшәүче Зәкиябану Гыйләҗевага да авыр сугыш елларының ачысын күп татырга туры килгән. Бөек Ватан сугышы башланган елны аңа тугыз гына яшь була әле. Сугыш чоры балалары хәзер инде өлкән яшьтәге әбиләр, бабайлар. Зәкиябану апага да 88 яшь тулган.
Ул үзе Шүширмә авылы кызы. Саҗидә һәм Зиннәтулла Хикмәтовларның дүрт кызлы гаиләсендә өченчесе була. Әти-әниләре кызларын яратып, иркәләп-назлап үстерә, киләчәккә матур планнар коралар. Ләкин сугыш барлык уй-хыялларын челпәрәмә китерә.
– Әтине 1942 елның 14 гыйнварында фронтка алдылар. Шул ук елның 16 мартында һәлак булуы турындагы кара хәбәр килде. Безгә җибәргән соңгы хатында Тула шәһәренә якынлашулары турында язган иде. Шулай итеп, без ярдәмчесез калдык. Кадерле кешебез белән очрашуга өметебез юкка чыкты. Әни аның юклыгына ышанырга теләмәде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр көтте ул аны, –диде Зәкиябану Зиннәтулловна. – Җиңү көне турында безгә мәктәптә укытучылар әйтте, ул вакытта авылда радио юк иде әле. Әтиләренең сугыштан кайтуына барысы да шатлана, ә без апаларыбыз белән бик каты еладык...
– Сугыш чорында ничек яшәдегез?
– Черек бәрәңге, алабута ашап үссәк тә, ачтан үлмәдек, ничек тә җан асрадык. Ашатырга азык булмагач, сыерны сатырга мәҗбүр булдык, аның урынына кәҗә алдык. – Әни көн-төн басуда эшләде, урак белән иген урдылар. Без алардан соң кырда башак җыя идек. Икмәк алтын бәясенә йөрде, шуңа да ипинең валчыгын да әрәм итмәскә өйрәнеп үстек.
Зәкиябану апа туган авылында башлангыч белем ала, бишенче класска Борындык авылындагы мәктәпкә бара. Кыш уртасына кадәр укыгач, укуын ташлый, чөнки өстенә кияргә җылы киеме булмый. Аягына да ни кияргә белми. Киез итек бастыру өчен авылдашларының әнисенә йөзәр грамм йон җыеп бирүләрен әле хәзер дә рәхмәт сүзләре белән искә ала ул. Алга таба укырга омтылышы зур булса да, җиденче класска кадәр генә укый. Чөнки эшләргә, әнисенә ярдәм итәргә кирәк була. Аның беренче эш урыны – ашлык кабул итү пункты. Бераз эшләгәч, Яшел Үзән шәһәренә китә һәм Серго заводына эшкә урнаша. Өчәр смена эшләүләре бик авыр булса да, түзәргә туры килә.
Чибәр кызны бер егет яратып йөри, көннәрдән бер көнне ул аны урлап китә. Ире белән сигез генә ел яши, аның усаллыгына түзә алмыйча, улы белән әти-әнисе йортына качып китә. Авылдашларына аерылуы турында белдертәсе килми, имеш, чираттагы ялга гына кайткан.
– Колаңгыдагы тимер юл станциясенә эшкә урнаштым, мине ремонтчылар бригадасына билгеләделәр. Станция буенча дежур да булдым, бераздан станция начальнигы итеп куйдылар. Хезмәт стажым 44 елдан артып китә, “Хезмәт ветераны” исеме дә алдым.
Зәкиябану апаның улы Алабуга шәһәрендә яши, гаиләсе белән әледән-әле газиз әнисе янына кайтып йөри. Онык-оныкчыкларын сагынып көтеп ала. Киленен дә мактап кына тора.
– Яшьлек елларымда гел терлек асрадым, – ди ул. – Бакчам да зур иде. Барысын да эшләргә өлгерә идем. Чигү чигәргә, тегәргә яраттым.
Әйе, элеккеге чорларда хатын-кызларның уңганлыгын чиккән сөлгеләре, тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары, кулъяулыкларына карап бәяләгәннәр. Зәкиябану апаның кул эшләре күргәзмәләрне дә бизәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев