Колаңгыда гранулалы витаминлы үлән оны җитештерү цехы ачылды
Колаңгы станциясенең элеккеге катнашазык заводы территориясендә гранулалы витаминлы үлән оны җитештерү буенча цех ачты. Цехны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, агрофирмалар, хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
"СЛ-агро" җәмгыяте генераль директоры Альберт Хәялиев цехтагы эш технологиясе белән таныштырды:
- Без бала чакларда мондый цехлар һәр колхозның ындыр табагында бар иде. Ул чорда мондый ашлык киптерү агрегатларында витаминлы печән оны чыгаралар, бөртек киптерәләр иде. Бу агрегат витаминлы үлән оны, аның гранулалы төрен чыгара. Киләчәктә үлән оны, төрле бөртекле культуралар, витаминлы катнашмалар кушып гранулалы катнашазык чыгарырга исәп бар. Әлегә без агрегатны тулы көченә эшләтмибез. Тулы көченә эшләгән вакытта ул сәгатенә 1,5 тонна продукция җитештерергә сәләтле. Без җитештергән продукциядә каротин, протеин гади печәндәгегә караганда ике тапкыр артыграк. Һәм аңа ихтыҗ зур булыр дип уйлыйм, - диде Альберт Хәялиев.
- Кайбыч - чиста авыл хуҗалыгы районы. Мондый объектларның сафка басуын без хуплыйбыз гына. Беренчедән, терлекләр өчен сыйфатлы азык җитештерелә, икенчедән, күпме кешегә хезмәт урыны ачыла. Якташыбыз Альберт Хәялиев әлеге төзелешкә саллы гына инвестицияләр кертте, рәхмәт аңа, - диде район башлыгы.
Символик кызыл тасманы кискәннән соң, кызыл төймәгә басып, цехны эшләтеп җибәрү хокукы район башлыгына Альберт Рәхмәтуллинга бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев