Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Колаңгы ашлык кабул итү предприятиясенең яңа уңышны кабул итәргә әзерлеген тикшерделәр

Районыбыз кырларында игеннәр өлгереп килә.

Районыбыз кырларында игеннәр өлгереп килә. Аларны югалтуларсыз җыеп алып, элеваторларга урнаштырырга да кирәк. “Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык”, дигән әйтемне күздә тотып, предприятие хезмәткәрләре алдан әзерлек эшләре алып барган. 
Ашлык кабул итү предприятиесенең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән махсус комиссия бәяләде. Анда министрлык вәкиле Данис Гарипов рәислегендәг комиссия эшләде. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, Татарстандагы “Ашлыкка бәя бирү үзәге” директоры Татьяна Менликиева, “Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле Айрат Мөбарәков, “Казанская мельница” җәмгыяте генераль директоры Әнәс Гайнетдинов, шул ук җәмгыять вәкиле Ольга Игошина бар иде. Алар ашлык кабул итү предприятиесе директоры Рәис Газизов, җитештерү-техник лабораториясенең әйдәүче белгече Наҗия Сибгатуллина, баш инженер Илфак Миннәхмәтов, элеватор начальнигы – техник һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы Алмаз Ганиев белоән берлектә иң элек лаборатория эшчәнлеге белән танышты. Биредә барлык документлар да тәртиптә, ашлыкның дымлылыгын, чүплелеген, җилемсәлелеген тикшерү җиһазлары эшли. 
Ашлык киптерү агрегатларын, складлар, элеваторның чисталыгын карадылар. Комиссия коллектив эшчәнлегенә уңай бәя бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев