Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Колаңгы мәдәният йортында халык җыены үтте

Башка җирлекләрдән аермалы буларак, биредә җыен башланыр алдыннан Татарстан Республикасының соңгы еллардагы үсешенә багышланган документаль фильм күрсәтелде.

Бу җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, РФ Дәүләт Думасы депутары Илдар Гыйльметдинов, районның кураторы – ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов узган елгы, быелга планлаштырылган эшләр турында чыгыш ясады.
Депутат Илдар Гыйльметдинов яшьләрне авылда калдыру, яшь белгечләрне торак, яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итү, күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде.
Мәктәп директоры Натальґ Гурнович, Колаңгы ФАПы мөдире Миләүшә Гыймадиева, участок уполномоченные Денис Кузьмин эшчәнлекләре турында сөйләде.
Фәнил Әһлиуллин ТРның соңгы елларда үсеше, Украинадагы махсус операция барышы, Татарстанның Лисичанск шәһәрен торгызуда катнашуы турында сөйләде.
Район башлыгы авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирде, сорауларга җавап бирде, юбилярларга Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев