Колаңгы мәктәбе укучысы: Һәр дәресен түземсезлек белән көтәбез
Укытучы — баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе.
Ул безгә белем бирүче генә түгел, сәламәтлегебез өчен кайгыручы да, шатлыкларыбыз өчен куана белүче дә. Бер сүз белән әйткәндә, икенче әни ул безнең. Минем әнием дә укытучы. Аның һәрвакыт әйтә торган сүзләре бар: «Укытучы бирелеп, намус белән, чын күңелдән балаларны яратып эшләсә генә, дәрәҗәгә ирешәчәк, ихтирамга лаек булачак».
Һәр укучының да үзенең генә яраткан, хөрмәт иткән укытучылары була. Минем дә яраткан укытучыларым бар. Шулар арасыннан аеруча иң якыны — беренче укытучым Фирүзә Мавлянбекова.
Әле бүгенгедәй хәтеремдә, көзнең иң матур көннәренең берсе — 1 сентябрь иде. Күгелҗем томан таралып, яктырып кояш чыкты. Шул матур мизгелдә, чәчәкләр белән тулы мәктәп бусагасында, безне укытучым каршы алды. Әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап, беренче тапкыр укырга килүебез. Куркып кына әти-әни итәгенә ябышып керүебезне әле дә хәтерлим. Үзеннән ниндидер җылылык, матурлык бөркелгән укытучыбыз безгә канатлар куйды. Шул көннән башлап, үзара дус яшәргә, мәктәп елларын онытылмаслык итеп хәтердә калдырырга, яхшы укырга өндәүчебезгә әверелде, матур сүзләр табып, кәефләрне күтәрде.
«Аз гына белү өчен дә, бик күп укырга кирәк», — ди ул. Дүрт ел дәвамында ул безнең икенче әниебезгә әйләнде. Нур чәчеп торган йөзен күрү белән, җанга рәхәт булып китә иде. Инде бишенчегә күчкәч тә, яраткан укытучым безне үзенең дәресләре, ачык йөзе, тәмле сүзләре белән куандыра. Ул безне җыр дөньясына алып керә, музыкадан укыта. Һәр дәресен зур түземсезлек белән көтеп алабыз.
Фирүзә Әсхәтовна туган илебезнең искиткеч матурлыгын күрергә, байлыкларын белергә өйрәтүче дә. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч һәм эчтәлекле үтә. Елмаюын күргәч, фәнне өйрәнү теләге тагын да арта. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм әйбәт булуыбызны тели. Уңышларыбызга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Белмәгәне юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без мәктәп тормышындагы һәр эштә актив катнашабыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Нинди генә уеннар уйлап чыгармый.
Укытучыбыз безне күп нәрсәгә өйрәтте. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Ул укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!
Шуңа күрә аның дәресләренә тырышып, күңел биреп йөрибез. Ул гөлләр кебек назлы, матур. Аның белән һәрвакыт серләшәсе, күңелдәгене сөйлисе, көлеп-елмаеп кына торасы килә. Тәнәфескә кыңгырау чыңлагач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми.
Мин көн дә күтәренке күңел белән яраткан мәктәбемә барам, чөнки мине анда хөрмәт иткән укытучыларым көтә. Минемчә, Фирүзә Әсхәтовна һөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк һәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.
Гөлназ Камалиева,
Колаңгы мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев