Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Колаңгыга – Автобуста

Авылларда узган халык җыеннарында пассажирлар йөртү мәсьәләсен күтәрүчеләр дә булды.

Чөнки Кайбыч белән Казан арасында йөрүче автобус маршруты тукталды. Район җитәкчелеге бу эшкә күрше Апас районыннан пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрне җәлеп итеп караган иде. Кайбыч районында күпмедер вакыт эшләп алгач, ул эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. Чөнки яшьләр дә, башкалар да "попутчик«ларга утырып йөрүне кулайрак күрде, ә автобус йөртүчегә Казанга бер-ике пассажир белән бару отышлы түгел. 

Автобус мәсьәләсе шәхси транспорты булмаучылар, бигрәк тә урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрне күбрәк борчый. Өлкәннәр арасында социаль челтәр аша Казанга баручы машиналар турында мәгълүмат ала алмаганнары да бар. Югыйсә, аннан сиңа кирәкле юнәлештә баручы автомобильләр турында белергә мөмкин. Кирәкле белдерү табу өчен интернеттан файдалана белергә кирәк, ә өлкәннәрнең кайберләрендә кнопкалы гади телефон. Теләсә нинди таныш булмаган машинага утырып юлга чыгуга караганда, алар җәмәгать транспортына күбрәк ышана.

Узган ел Олы Кайбыч авылында үткән халык җыенында мин, шушы җирлектә яшәүче буларак, район җитәкчелегенә кайбычлыларны Колаңгыга кадәр шәһәр яны поездына илтә алырлык автобус маршруты оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән идем. Чөнки Колаңгыдан поезд һәр көнне Казанга иртән сәгать ун тулганда китә һәм Казаннан Колаңгыга кичке якта дүрт тулганда кайтып җитә. Ул вакытта җитәкчелек бу мәсьәлә турында уйларга вәгъдә иткән иде. Рәхмәт, минем үтенечкә колак салдылар, җәйгә әлеге маршрутны ачып җибәрделәр. Бу хакта бөтен кеше дә хәбәрдар булмадымы, автобус хезмәтеннән бик азлар гына файдаланды. Һәм тагын: юлга чыгарга җыенучыларның автобус вакытында килер һәм аларны билгеләнгән урынга илтеп җиткерер дигән ышанычы булу мөһим. 

Быел Надеждино авылында узган халык җыенында да Казанга кадәр автобус йөртү проблемасын күтәрделәр. «Автобуста йөрүчеләр аз булгач, бу мәсьәләне тормышка ашыру мөмкин түгел. Бер генә машина йөртүченең дә, зур чыгымнар тотып, буш автобус йөртәсе килми», — дип җавап бирде моңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Ул район үзәгеннән Колаңгыга баручы автобус маршруты турында әйтте, поезддан файдаланырга киңәш итте. 

Район территориясендә автобуслар республика бюджетыннан финанслана, шәһәрара маршрутларны субсидияләү каралмаган. 

Надеждинолылар Колаңгыдагы тимер юл станциясендә поезд көтеп торучы пассажирлар өчен җилдән, яңгырдан һәм кардан саклый торган ышык урын булмавы турында да әйтте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу мәсьәләне хәл итәргә һәм анда павильон урнаштырырга вәгъдә итте. 

Кем белә, бәлки якын киләчәктә тимер юл хәрәкәт итүнең популяр төренә әйләнер. Россия массакүләм мәгълүмат чараларында узган елның көзендә Идел буенда Ульяновск, Самара өлкәләрен һәм Татарстанны тоташтырачак тизйөрешле магистраль төзергә планлаштырулары турында язганнар иде. Проект 2035 елга кадәр тимер юлларны үстерү стратегиясенә кертелгән. Бәлки, ул чагында бездә дә электричкалар барлыкка килер, һәм Казанга барып җитү җиңелрәк, тизрәк, экологик яктан чистарак һәм куркынычсызрак булыр.

Халык соравы буенча

Быел Колаңгы тимер юл станциясенә кадәрге автобус маршруты расписаниесенә үзгәреш кертелде. Яңартылган расписаниене сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

«Скулавто» җәмгыяте директоры Ранил Зиннәтуллин хәбәр иткәнчә, автобус 6.00 сәгатьтә Олы Кайбычтан Салтыйганга китә һәм аннан 6.25 сәгатьтә кузгала. Олы Кайбычка автовокзалга 6.50 сәгатьтә килә. 6.55 сәгатьтә Надеждинога китә, аннан 7.20 сәгатьтә кузгала. 7.50 сәгатьтә Олы Кайбычка килә. 7.55 сәгатьтә Олы Кайбычтан кузгала, дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Кече Мәмегә 8.40 сәгатьтә килеп җитә. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тимер юл станциясенә кереп, 8.30 сәгатьтә Шүширмәгә бара. 
13.00 сәгатьтә автобус Олы Кайбычтан Надеждинога китә, 13.20 сәгатьтә барып җитә, район үзәгенә 13.50 сәгатьтә кайта. 13.55 сәгатьтә Салтыйганга бара, 14.20 сәгатьтә Олы

Кайбычка китә һәм автовокзалга 14.40 сәгатьтә килеп җитә. 16.00 сәгатьтә район үзәк больницасыннан китә, 16.10 сәгатьтә район администрациясе янындагы павильон янында туктала, 16.25 сәгатьтә Кече Мәмегә барып җитә, аннары 16.35 сәгатьтә Колаңгы тимер юл станциясенә керә һәм 17.00 сәгатьтә Олы Кайбычка кайтып җитә. 
Автобусны Олы Кайбыч авылында яшәүче Рәшит Әбүбәкеров йөртә.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автобус йөрми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев