Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Комсомол бары яхшыга гына өйрәтте», - дип яза Борындыктагы газета укучыбыз

29 октябрьдә комсомолның барлыкка килүенә 100 ел тула. Шул уңайдан «Кайбыч таңнары» газетасы аша сезнең белән фикер алышып, хатирәләрем белән бүлешергә булдым.

Минем яшьлек чорым комсомол дәвере белән бәйле, шуңа бу вакытларны сагынып искә алам. 1958 елның сентябреннән 1961 елның июленә кадәр колхозда, башта эштән азат ителгән башлангыч комсомол оешмасы секретаре булдым. Ә1961 елның августыннан 1968 елның маена кадәр партия кушуы буенча өстәмә эш буларак башкардым. Ул вакытта колхозчыларга акчалата түгел, хезмәт көне белән түләнде. Миңа бер эш көненә 1,25 хезмәт көне язалар иде. Үзвакытында бу ярыйсы гына булып саналды. 
Нәкъ менә шушы чорда партия комсомолга терлекчелек тармагын шефлыкка алуны йөкләде. Миңа, яшь секретарь буларак, бөтен энергиямне терлекчелеккә яшьләрне туплауга юнәлдерергә туры килде. Ул вакытта фермада барлык эш – азык, су кертү, тирес түгү, сыер саву кул хезмәте белән башкарылды. Берникадәр вакыттан соң, безнең инициатива белән  фермалардагы тирес асылмалы рельс буйлап вагонеткалар  ярдәмендә чыгарыла башлады. Тирес төяү һәм бушату кулдан булса да,  терлекчеләрнең шатлыклары әйтеп бетергесез иде.
Ул вакытта колхоз ике авылдан тора иде – Борындык һәм Шүширмәдән. Яшьләр күп булды. Комсомол оешмасында 118 егет һәм кыз исәптә торды. Шуның 62се – терлекчелектә, калганнары механизатор яки кырчылыкта эшләде. 
Терлекчелек берничә тармактан торды. Мөгезле эре терлекләр, сарыклар, дуңгызлар асрала, тавык, үрдәк һәм куян үрчетүләр дә җайга салынган иде. Анда күбрәк яшьләр эшләде, заманасына күрә ул шулай кирәк иде.
Колхозыбыз партиянең чыныккан революционеры Михаил Фрунзе исемен йөртте. Яшьләр, бигрәк тә комсомол әгъзалары, бу исемне лаеклы йөртү өчен тырыш хезмәт куеп, һәрвакытта актив булдылар. Аеруча дуңгызчылык тармагы алга китте, чөнки монда комсомол группасы төзелде. Аның белән дуңгыз караучы Гөлфирә Гайнетдинова җитәкчелек итте. Социалистик ярышта җиңеп чыккан өчен, ВЛКСМ өлкә комитеты бу ферма коллективын баян белән бүләкләде. Гөлфирә, баянда уйнарга өйрәнеп, осталыгын тагын да арттырды. Бу аңа үзвакытында клуб мөдире булып эшләгәндә бик нык ярдәм итте. Булганнан барысы да була шул! 
Гөлфирә Гайнетдинова үз группасындагы һәр ана дуңгыздан югары үрчем алды. Ул берүзе дәүләткә 19 центнер дуңгыз ите сатты. Бу зур күрсәткеч 1958 елда булды һәм алга таба шундый уңышлар булып торды.
Шүширмә кызы Роза Камаева 1958 елда үз группасындагы һәр сыердан уртача 2830 килограмм сөт сауды. Ул елларда район Чувашстан АССРның Янтик районы белән ярышып эшли иде. Роза шул районның «Новый путь» колхозы савымчысы Ольга Григорьева белән ярышты. Ярышта күбрәк Роза җиңде.
Шүширмәдән тагын бер уңган комсомол кыз белән танышыйк. Ул – Фәридә Насыйбуллина. Фәридә һәр куяннан 22шәр бала алып үстерүгә иреште.
Сезнең игътибарга 1958 елның октябрендә Кайбычта төшерелгән фотосурәтне тәкъдим итәм. Без терлекчелектә эшләүче хезмәт алдынгылары булган комсомолка кызлар белән район мәдәният йорты бакчасында фотога төштек. Барыбызның да күңеле шат, чөнки яшь комсомол оешуның 40 еллык бәйрәменә хезмәт уңышлары белән килдек. Безнең адреска мактау сүзләре дә күп яңгырады. Арада Мактау кәгазе белән бүләкләнүчеләр дә булды.
Фотодагылар белән танышыйк. Уңнан сулга таба – Шүширмә кызлары – савымчылар Роза Камаева һәм Фидая Садыйкова. Уртада мин – яшь секретарь. Янымда Борындык кызы – дуңгыз караучы Гөлфирә Гайнетдинова. Аннан соң савымчы Вафирә Миңгалиева. Ул бүгенге көндә мәрхүмә, авыр туфрагы җиңел булсын. Алгы рәттә Шүширмә кызы – куян караучы Фәридә Насыйбуллина, янәшәдә Борындык кызлары: дуңгыз караучылар Дания Ярхәмова, Гөлсинә Фәйзуллина һәм Гөлфирә Шәйдуллиналар. Алар гел алдынгылар сафында булды. Дания белән Гөлфирә дә фани дөньядан бакыйлыкка күчтеләр, рухлары шат булсын.
Чорына күрә бу кызлар зур хезмәт күтәренкелеге белән эшләде. Көннәр буена фермадан кайтмадылар. Терлекчеләр йортын чиккән сөлгеләр белән бизәделәр. Гөлфирә, эштән бушаган арада, бүләккә бирелгән баянын кулына алып, кызларны җырлатты, биетте. 
Башлангыч комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән чорда күпсанлы бүләкләргә дә лаек булдым. Алар арасында район комсомол оешмасы эшчәнлегендә актив катнашкан өчен Кайбычның комсомол райкомы, ВЛКСМның үзәк, өлкә, Апас районы комитетлары тарафыннан бирелгән Мактау кәгазьләрен әле дә саклыйм. 
Комсомол оешмасы авыл яшьләренең ялын оештыру, белем алуга юнәлеш бирү, яшәү мәгънәсенә төшендерү белән дә шөгыльләнде. Партия, профсоюз оешмалары, колхоз идарәсе, авыл Советы һәм мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә тырышты. Бу чорда урта белем алу буенча кичке мәктәпләрдә укулар башланды. Авыл клубларында төрле сәнгать кичәләре була иде. Айга бер концерт һәм бер спектакль куюны максат иттек. Көзге һәм кышкы айларда китап­ханәдә атна саен сәяси укулар үткәрелә иде. Сәясәт эшләрен алып баруда укытучы Эрнест Вәлиев тырышлык күрсәтте. Ул вакытта яшьләр даими рәвештә спорт белән шөгыльләнде. Авыл клубы янында футбол уйнау өчен мәйданчык та булдырылды. Кичләрен клубта шашка, шахмат ярыш­лары үткәрелде. Яшьләрне спортка җәлеп итүдә Тәлгать Яруллин тырышлык күрсәтте. Мәдәни чараларны оештыруда Әгъләм Әфлиев төп инициатор булды. Санап китсәң, андыйлар күп инде ул. Авыл халкы, гомумән, яшьләр арасында тәртип, әхлак, әдәплелек кагыйдәләрен үтәү буенча Габбас абый Тимершинны искә аласы килә. Ул янгыннан саклануны контрольдә тотты. Комсомол тәрбиясен алган кешеләрдән яхшы оештыручылар гына чыкты. Күбесе дәрәҗәле урыннарда эшләде. Комсомол бары яхшыга гына өйрәтте. Ул минем өчен тормыш мәктәбе булды. Дөрес аңлагыз, комсомолны кире кайтарыр­га кирәк димим. Күп нәрсә эшне ничек оештырудан тора. Яшьләр оешмасының булмавы, әлбәттә, рухны киметә, моны үз башыннан кичергән кеше генә тулысынча аңлый. Аны оештыруга алынучыларга ярдәм итсәң, яшьләр калганын үзләре дә хәл итә ала, дип фикерлим мин. Үзең максат куеп оештырсаң, күңелле һәм файдалы була бит ул.

Равил Бикмуллин, 
Борындык авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе.  Фото авторның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев