Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кораллы Көчләргә дан!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы.

— Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре 23 февральдә үзләренең төп бәйрәмен — Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Ватаныбыз өчен хезмәт иткән, хәзер хәрби вахтада торучы, Россия армиясе һәм флоты сафларына керергә әзерләнүче, шулай ук дәүләтебездә тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән иминлеккә ирешкән, бөек Ватаныбызның данын һәм куәтен ныгытучы һәркемгә тирән ихтирам билгесе булып тора.Барыннан да элек авыр сугыш елларында үзләренең патриотик бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветеранын, тыл хезмәтчәннәрен котлыйсы килә. Бүген батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, аларның данлы героик традицияләрен махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташларыбыз дәвам итә. Аларга да туган җиребезгә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.Бәйрәм көнендә хәрбиләргә, аларның хатыннарына, әтиләренә, әниләренә, балаларга ныклы сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев