Кораллы Көчләргә дан!
Хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатлар, хөрмәтле ир-егетләр!
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатлар, хөрмәтле ир-егетләр! 23 февраль ул — көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Ватанга һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды. Ватаныбыз тарихының бар чорында ир-егетләребез ил чикләрен саклады, батырлык үрнәге күрсәттеләр. Бүгенге көндә хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата аеруча да хөрмәтебез һәм игътибарыбыз зур. Тынычлык сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Барыгызга да имин еллар, саулык-сәламәтлек бәхет-шатлыклар, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телим. Тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев