Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кораллы Көчләргә дан!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлавы.

— Хөрмәтле хәрби хезмәт ветераннары, махсус операциядә катнашучыларның, армия сафларында хезмәт итүчеләрнең якыннары, ир-егетләребез! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән бәйрәм белән котлыйм. Бу истәлекле көн сугышчыларыбызның кыюлыгын, рухи ныклыгын һәм фидакарьлеген, Ватанга тугрылыгын, аның язмышы өчен җаваплылык тоюын, хәрби традицияләр һәм данлы җиңүләребез тарихын гәүдәләндерә.
Бүген без хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, армиядә һәм флотта, чик буе гаскәрләрендә, милли гвардия гаскәрләрендә, махсус әзерлекле бүлекләрдә хезмәт иткән һәм хәзер хезмәттә булган һәркемне олылап тәбриклибез. Бүгенге көндә сугышчан постта торучы, алгы сызыктагы ир-егетләребезгә аеруча зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Җиңүчеләр буынының варислары буларак, бүген якташларыбыз илебезнең хәзерге һәм киләчәк буыннарының иминлеге хакына көрәшә. 
Халкыбызны, Ватаныбызны яклап яу кырында һәлак булганнар турында хәтер-хатирәләрне күңелләребездә саклау — изге бурычыбыз. Аларның каһарманлыгын без һичкайчан онытмабыз. 
Безнең һәрберебез илебезнең, республикабызның, районыбызның патриоты дип, ышанып әйтә алам. Гаиләбез һәм туган йортыбыз — һәммәбез өчен изге төшенчәләр. Уртак эшкә һәркайсыбыз хәленнән килгәнчә үзеннән өлеш кертә һәм безне Җиңүгә булган омтылышыбызда нәкъ менә шул берләштерә дә.
Ватанны саклаучылар көне гражданнарның бердәмлеге һәм җәмгыятьнең илебезне саклаучылар тирәсендә туплануы чагылышы булсын, бергәләп барлык кыенлыкларны җиңеп чыгу көчебездән киләчәген искәртеп торсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, игелекле гамәлләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәрәкәт, бәхет һәм иминлек, якыннарыгызның теләктәшлеген, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.
Бәйрәм мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев