Кораллы Көчләргә дан!
-
Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:
— Әлеге бәйрәм Ватаныбыз бәхете өчен хезмәт иткәннәргә, хәрби вахтада торучыларга, армия сафларына басарга җыенучыларга, шулай ук тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән дәүләтебезнең иминлегенә һәм тотрыклылыгына ирешүчеләргә, бөек Россиянең данын һәм куәтен ныгытучыларга, тыныч тормышны саклаучыларга тирән ихтирам билгесе булып тора. Бу бәйрәм — көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус һәм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Бүгенге вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата аеруча да хөрмәтебез һәм игътибарыбыз зур.
Сезнең барыгызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев