Корбан бәйрәме һәм корбан чалу тәртибе
Корбан бәйрәме – ислам дөньясындагы иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны кичерә.
Корбан бәйрәме зөлхиҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел бәйрәм 9 июльгә туры килә. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла. Кайбыч районы мәчетләрендә гает намазы иртәнге сәгать дүрттә укыла. Олы Кайбыч авылында Корбан гаетенә мәчеткә барганда, иртәнге өченче яртыда авылның ике башыннан төркем булып җыелып тәкъбирләр әйтеп киләбез.
Корбан бәйрәме ир-атларның чиста-пакь киемнәрдән мәчеткә гает намазы укырга баруыннан башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда, «Аллааһү әкбəру, Аллааһү əкбəр. Лəə илəəһə иллəллааһү, үəллааһү əкбəр, Аллаһү əкбəр үə лиллəһил-хəмд» сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнар, танышлар каберлекләрен зират кылу, табын әзерләү, бүләкләр тарату башлана. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, туганнарыбыз, күрше-күләннең хәлләрен белешик!
Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу тиешле гамәл булып санала. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары быел нисаб күләмен 32 мең дип килеште. Гаиләдә артык 32 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала. Бу эшкә тотынган кешенең үз акылында, балигъ яшендә булуы, сәфәрдә булмавы шарт. Әгәр дә инде мөмкинлеге чикле икән, гөнаһ юк. Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла.
Корбанга чалына торган хайваннар
Корбанлык өчен пар тояклы – кәҗә, сарык, үгез, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай ук бер күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының, я бер мөгезенең, я койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Эре мөгезле хайваннар ике яшьлек булырга тиеш һәм ул бер кешедән дә, җиде кеше исеменнән дә чалынырга мөмкин. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһы ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми.
Корбан чалу рәвеше
Башта тыныч кына корбанны чалынасы урынга илтеп җиткерергә кирәк. Аннары газап кылмыйча, сул ягына яткырасың һәм башын кыйблага борып куясың. Вак мөгезле хайванның арткы уң аягыннан кала өч аягы да бәйләнә. Чаласы кеше ниятен әйтә (мәсәлән, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим), янәшәдәгеләр тәкъбир әйтә. Шуннан «Әл-Әнгам» сүрәсенең бер өлеше укыла (162-163 нче аятьләр): «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһи-рахмәнир-рахим. Кул иннә саләти вә нусуки вә мәхъйә вә мәмәти лилләһи Раббил галәмин…» («Әйт: «Дөреслектә, минем намазым, гыйбадәтем Аллаһка, яшәвем дә, үлемем дә Галәмнәрнең Раббысы ихтыярында, Аңа тиңдәшләр юк»). Моннан соң: “Бисмилләһ Әллаһү әкбәр”, – дип хайван чалына һәм дога кылына.
Корбан итен тарату тәртибе
Итне өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала.
Дамир ГЫЙНИЯТУЛЛИН, район мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев