Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Корбан гаете көне мәчетләргә барабыз

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин Корбан бәйрәме уңаеннан редак-циягә түбәндәгеләрне хәбәр итте:

– Быел Корбан бәйрәме 11 августка туры килә. Мәчетләрдә гает намазы шушы көнне иртән 4:40 сәгатьтә укыла. Корбан бәйрәменә тәкъбирләр әйтеп бару өчен 4:00 сәгатьтә өйдән чыгабыз. 
10 август көнне Гарәфә көне үткәрелә. Бу көнне хаҗиларыбыз, Гарәфә тавында көне буе догалар кылып, тәүбә итә, ә безгә Гарәфә көнендә уразалар тотып, Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, әби-бабаларыбызның каберләрен зыярәт кылып, догалар кылу хәерле булачак.Ураза тотарга ниятләүчеләр өчен сәхәр 00:28 сәгатьтә, ифтар –19:37 сәгатьтә төгәлләнә. Аллаһы Тәгалә һәр барчабызга да иман-һидәят, саулык-саләмәтлек, ил-көннәребезгә ты-нычлык бирсә иде. Шушы изге көннәрдә кылган догаларыбыз, чалган кор-баннарыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев