Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Корбан гаете котлы булсын!

28 июньдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп уза.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Дөнья мөселманнары бу ямьле бәйрәм көннәрендә олы мәрхәмәт буларак кешеләргә гөнаһлардан арыну һәм диндарлык юлларын күрсәткән ярлыкаучы Аллаһка сыгынып, ихластан дога кыла. Изге Мәккәгә күңелен һәм уйларын юнәлткән, хаҗ сәфәренә чыккан миллионлаган мөэмин алдында хәзер дә, бик борынгы заманнарда кебек үк, кешеләрнең җанын иман нуры белән яктырта, сабыр тынычлык иңдерә һәм киләчәккә якты өмет уята торган бөек хакыйкать ачыла.

Коръән Кәрим Раббының ризалыгына ирешергә, ата-аналарыбызга, газиз туганнарга, ятимнәргә, мохтаҗларга, әйләнәтирәдәге һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Хәзерге четерекле заманда бу сыйфатлар кешелек өчен аеруча мөһим. Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, район мөселманнары халыкның гасырлар буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнары арасында дуслык-татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанам.

Корбан бәйрәме рухи офыкларыбызны киңәйтсен, иҗади хезмәттә булу һәм Ватаныбызны яклау өчен безгә бәрәкәтле көч бирсен! Сезгә чын йөрәктән тынычлык, иминлек, бәхет телим. Барлык хәерле эшләребездә Аллаһ безне ярдәменнән ташламасын! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев