Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы кайчан укылачак?

Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе: "Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Сезне ихластан якынлашып килүче Корбан гаете көннәре белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да иман-һидәят, сау­лык-саләмәтлек, ил көннәребезгә тынычлык бирсә иде. Шушы изге көннәрдә кылган догаларыбыз, чалган корбаннарыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булса иде. Быел бәйрәм намазы 1 сентябрь көнне 5:00 сәгатьтә укыла. Корбан...

Дамир Гыйниятуллин, район мөхтәсибе:
"Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Сезне ихластан якынлашып килүче Корбан гаете көннәре белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да иман-һидәят, сау­лык-саләмәтлек, ил көннәребезгә тынычлык бирсә иде. Шушы изге көннәрдә кылган догаларыбыз, чалган корбаннарыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булса иде. Быел бәйрәм намазы 1 сентябрь көнне 5:00 сәгатьтә укыла. Корбан бәйрәменә тәкъбирләр әйтеп бару өчен 4:30 сәгатьтә өйдән чыгабыз. Шулай ук 31 августта безнең Гарәфә көне. Бу көнне хаҗиларыбыз Гарәфә тавында көн буе догалар кылып, тәүбә кыла. Ә без бу көнне уразалар тотып, Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, әби-бабаларыбыз­ның каберләрен зыярәт кылып, догалар кылсак, хәерле булачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы кайчан укылачак?