Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кош-корт яратучы фермер Рушан Сайранов: «Чеби алган яшьләрне күргән юк»

Кошман авылында урнашкан кошчылык фермасына килгәндә үк тирә-якта үскән чәчәкләренә игътибар иттем.

Әле моңарчы тирә-ягында гөл-чәчәкләр үскән фермага барганым юк иде. Тырыш фермер, үрнәк гаилә башлыгы, дүрт бала атасы булган Рушан Сайрановны эш урынында очраттык.

Без Кошман авылына ямьле җәй башында ук килгән идек.

— Кошман — райондагы иң зур авылларның берсе. Тугызеллык мәктәпләре, 50 урынлык балалар бакчасы бар. Монда яшьләребез бик күп яши, күбесе район үзәгендә эшли. Эшмәкәрләре белән дә данлы авыл, — дип таныштырды безне районда эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә торып эшләүче Эльвира Заһидуллина.—Әле Петр I юлы белән килдек. Санкт-Петербургны төзегәндә, элек бездән имәннәр ташыганнар бит инде. Таш юл. Ә кошчылык фермасына килгәндә, аның хуҗасы Рушан Сайранов — бик тырыш, булдыклы авыл егете, 

«Хезмәт хакы түләнә торган берәр эшкә кереп кенә утырыргамы, дигән чаклар да юк түгел»

Кошчылык фермасы хуҗасы булган яшь эшмәкәр Рушан Сайранов:

— Туган як, үзебезнең үскән җиребез бик якын. Аллаһка шөкер, туган ягыбызны, кошчылык фермасын күтәрәбез. Шунысы шөкер: хәләл продукция әзерлибез. Күңелдә бары тик туган җиребезгә бер бөртек кенә булса да игелек, файда калдыру теләге инде. Хезмәт хакы түләнә торган берәр эшкә кереп кенә утырыргамы, дигән чаклар да юк түгел! Теге, ничектер, тынычрак эшкә. Безнең график та бит катлаулы. Мәсәлән, чеби кайтты икән, сәгать саен, утын ягып, торакны җылытып торам. Температура һәм дымлылыкны да күзәтәм. Кешене эшкә ялласаң, җаваплылык булуы да кирәк бит әле. Ә авылда яшәү, төпләнү темасына килгәндә, күптән түгел сеңлекәш белән сөйләшеп утырдык. Ул — шәһәрдә яшәүнең, мин исә авылда көн күрүнең плюсларын яздык. Һәм безнең «ничья» булды.
Кемдер «авылда яшәве бик арзанга төшә», дип уйлый ала. Ләкин гап-гади суганнан гына санап карыйк: ярминкәдән эре суганны очсыз бәягә сатып алып була. Без чәчүлек суганы кыйммәтрәк бәягә алырга мөмкин. Әле аның эшкәртүләрен дә санасаң... Шулай да үзең үстергән яшелчә дә, мал-туар ите дә кадерлерәк бит, — ди ул.

«Кеше чеби сатып алып китте — билгеле бер сумманы кире кайтару мөмкинлегенә ия»

Рушан кошчылык белән 2017 елда шөгыльләнә башлаган.

—Булган сарайны үзгәртеп төзедем, җылылык керттем, башта 200-500 чеби үстердек. Иң башта аз күләмнән башлаган идек. Беренче тапкыр куана-куана сатып караганыбыз истә.
Продукцияне сату белән проблема юк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2019 елда «Эш башлаучы фермер» рес­публика программасы буенча 1,5 миллион сумлык ярдәм алдым. Иделаръягы зонасы белән эшлибез. Клиентлар Кайбыч, Казанда гына түгел, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чувашия якларында да бар.
Әле биш мең тавыкка исәпләнгән ферма төзегәндә, шуның белән чикләнермен, дип уйлаган идем. Янәсе, миңа җитә. 2022 елда икенче ферманы сафка бастырдык. Партия-партия чеби үстерәбез. Былтыр 30 меңне үстерсәк, быел менә әлегә үк 25 мең булды.Үстерелгән чебиләр санын ел да арттырырга омтылабыз. 
Гадәттә, чеби чыгарырга сыйфатлы Европа йомыркаларын гына алырга тырышабыз. Беренче ике партия Чехиядән кайтарылган йомыркалар иде, чебиләре шәп үсә. Монда безнең җылы идән, даими ягып торабыз: җылыда яхшы үсәләр.
Чебиләрне сатарга базарга өстерәп йөргәнем юк, халык үзе килеп ала. Кирәксә, катнашазык та сатабыз. Рәсми төстә эшләвебез өстәмә уңайлыклар бирә, фермада онлайн касса бар. Кирәк булса, субсидия өчен документларны да бирәбез: килешү, «накладной» һәм акт кәгазьләре. Аннары 50-100 баш чеби алучылар документларын ветеринар хезмәткә, авыл җирлегенә җибәрә һәм бер башка 100 сум исәбеннән субсидия кайтарыла. Халык шуңа да кызыгып килә.
Күбрәк өч атналык чебиләрне алалар, субсидия өчен дә оптималь вариант. Көзгә таба зурракларны сата башлыйбыз, суярга алалар. Ветеринар таләпләрне үтәү дә зарур. Хәзер кош-кортта нинди генә чирләр тапмыйлар. Чебиләрнең ничек үскәнен социаль челтәрләрдә үзебезнең төркемнәрдә дә күрсәтеп барабыз, — ди фермер.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, 30 көнлек чебиләр хакы уртача 400-420 сум булган.

Тәүлеклек бәясе 110 сумны тәшкил иткән.

— Фермада ярдәмгә эшчеләрегез дә бармы яки үзегез генә эшлисезме?

— Күпчелек үзебез эшлибез. Ләкин, ярдәм кирәк булганда, күршеләрне, туганнарны һәм дусларны да чакырабыз. Абый, апа, сеңлекәшләр дә җәй кайта. Аннан соң җәйләрен мәктәп укучылары килеп, тәүге хезмәт хакларын эшләп китә. Яшьләр бик каты рациональ дә бит, алардан да нәрсәгәдер өйрәнәм.

— Мал, кош-корт үстергәндә азык сыйфаты да мөһим бит әле.

— Катнашазыкны ике җитештерүчедән алабыз. Берсе Свердловск өлкәсеннән кайта, икенчесен үзебезнең Арчадан алабыз. Күпләп алабыз, чөнки сыйфаты яхшы. Һәрхәлдә бәясе кыйммәт инде.

—Соңгы вакытта бәяләр артуы сизеләме?

— Хаклар арта шул. Катнашазыкның килосы уртача 50 сумга чыга. Чебиләр исә доллар бәясенә бәйле: тәүлеклек чебиләрне 110 сумнан саттык. Арзан, дип булмый инде. Әмма сыйфатлы, халык яхшыны ярата. Очсызга алып алданып була бит.

«Болай иткәч, тавыклар май җыя һәм матур була»

— Сез тавык ите дә сатасыз бит?

— Үстерелгән, суелган бройлерлар да сатабыз. Шуннан халыкка шашлык, ысланган итләр дә сатабыз. Шашлык алучылар да хәтсез.

— Игенчелек белән дә шөгыльләнәсез, дип ишеткән идем.

— Без бодай һәм арпа кебек бөртекле культуралар чәчәбез күбрәк. Тулаем алганда, 140 гектар сөрү җиребез бар. Бөртекле культураларның рентабельлеге түбән. Сату бәясе арзанракка да чыга. Шуңа күрә нигездә кошчылык белән шөгыльләнәм. Чебиләр үсә төшкәч, катнашазыкны үзебезнең ашлыктан да ясарга тотынам. Катнашазыкны алам һәм аңа бодай, кукуруз кушам: болай иткәч, тавыклар май җыя һәм матур була. Авырлыклары 2,5-3 килога җитә. Шулпасы бик тәмле. Суярга бик ашыкмыйбыз. Зур-зур фабрикаларда 40-45 нче көннәрдә суела, ә бездә — абзардагыча үстереп.

— Хәзер тирес түгүләргә кадәр законлаштырылды...

— Законнарга килгәндә, әллә нинди катлаулы кагыйдәләр килеп чыгып тора. Ул кануннар олы фабрикаларга да, кечкенә фермалар өчен дә бер бит әле. Аны, мәсәлән, гап-гади фермер үтәп тә бетерә алмый. Әмма без барыбер дә аларны максималь рәвештә үтибез: фермага кеше кертмибез, дезинфекция чараларын күрәбез. Үзебез кергәндә дә махсус процедураларны үтибез, — ди фермер.

Рушан Сайрановның йорты да фермадан бик ерак түгел. Ындыр-бакча артына гына диярлек бала-чага өчен уйнарга мәйданчык та, футбол өчен капкалар да ясалган. Киләчәктә янәшәдә генә күл дә ясап куярга җыена.

— Хәзер авыл халкы да үскән кош-кортны сатып кына алырга ияләште бит. Былтыр менә үзем дә үстереп мәшәкатьләнмәдем. Рушаннан гына алдык та, суйдык та, туңдыргычка тутырып куйдык. Бер танышым белән сөйләшеп торган идек, мин кош-корт үстерүгә вакытны сарыф иткәнче, үз эшемне башкарам да аннары сатып алам, — ди Эльвира Заһидуллина.

Рушан абый сүзләренчә, хәзерге көндә чеби алучылар арасында өлкәннәр күбрәк. «40+.

«Чеби алган яшьләрне күргән юк. Хәтта шашлыкны да маринадланганны, әзерне генә алалар. Әле алучы булганда — халыктан чебиләргә дә, тавыкка да, иткә дә ихтыяҗ булганда эшләячәкбез», — ди ул.

Авыл җире уңганнарны ярата, диләр. Чыннан да, шулай. Әле Рушан абый кебекләр булганда авыллар яшәр һәм яшәрер, дигән өметтә каласы килә.

Юлай Низаев, Интертат хәбәрчесе, 
Казан-Кошман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев