Кышкы сессияне ябып, авылга кайткан студентлар белән мәктәпләрдә ел да очрашулар үткәрелә. Ике мәктәп тәмамлаган кеше булсам да, мине формалаштырган, хыял орлыкларын күңелемә чәчкән кадерле Кошман төп мәктәбенә очрашуга барырга булдым быел.
Кызганыч, классташлар очрашуына килүчеләр артык күп түгел иде. Без укыган вакытларда студентлар очрашуына килгән яшьләр инде күптән гаиләле, ашлы-эшле булган кешеләргә әйләнгән була иде. Тормыш мәшәкатьләре басканмы, быел күбесе очрашуда юк иде.
Кошман мәктәбе бусагасын атлап керү белән үземнең студент икәнемне дә оныттым, гүя кабат шушы мәктәпнең бер укучысына әйләндем. Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин да очрашу барышында:
-Сезнең тавышларны, сезнең көлүләрне сагынабыз, - дип әйтеп китте. - Безне онытмавыгыз, юлда очрашсак, хәл-әхвәл сорашуыгыз, мәктәп тормышы белән кызыксынып торуыгыз безнең өчен бик кадерле.
Бәйрәм кичәбез салкын көнгә туры килсә дә, шул көнне искә алган хатирәләр күңелгә җылылык өстәде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, берничә ел сыйныф җитәкчем булып торган Розалия Садриева үзе студент булган чакларын да сөйләп үтте. Ничә еллар дәвамында сакланып килгән, матур, якты истәлекләр, рәсемнәр белән бизәлгән көндәлеген дә күрсәтте.
- Без студент булган елларда, "сәлам-сау бул" дип, интернетта язышулар булмады, хатлар алыша идек, - диде ул.
Кошман мәктәбе элеккеге чыгарылышларына бүләкләр дә әзерләгән. Безгә мәктәп исеме язылган ручка һәм балчыктан ясалган чүлмәкләр бүләк иттеләр.
Очрашуның икенче өлеше мәдәният йортында авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина оештырган "Афәрин, кызлар!" дип аталган чарада дәвам итте. Гөлия апа монда авылның сәләтле кызларын чакырган. Бик күңелле кичә булды ул. Монда авылыбызның асыл кызлары җыелган.Мәскәү каласының иң яхшы уку йортларының берсендә белем алучы, чит илләрдә стажировка үтүче, телләр өйрәнүче Алиябез, театр сәхнәсендә үз урынын тапкан Диләрәбез, шигърият дөньясында каләм чарлаучы Мәрьямебез... Шушы кызлар арасына мине дә кертеп куймасыннармы! Яраткан мәктәбемдәге кадерле укытучыларымның чиксез хөрмәтен, яратуын тою, авылдашларның соклануын күрү, ирешкән уңышларыбызның, азмы-күпме яуланган исемебезнең юкка түгеллеген раслый икән бит. Бер уйласаң, без аларга шулкадәр хөрмәт-ихтирам күрсәтергә тиештер, ә алар аны меңе белән укучыларына өләшә.
Миңа иҗат юлын сайларга юнәлеш биргән укытучыларымның чыгышыннан соң күңелләр тулды, күзләр яшьләнде. Алардан бары тик мактау сүзләрен генә ишетү шундый рәхәт икән ул! Димәк, мөгаллимнәрем "минем укучым" дип горурланып әйтерлек дәрәҗәгә ирешә алганмын.
Ике очрашу да күңелдә якты тәэсирләр калдырды. Сездән ишеткән сүзләр безнең ише "хыялый" кешеләргә яңа канатлар үстергәнен, көч-дәрт бирүен аңлап, тоемлап оештыргансыз очрашуны. Чын йөрәктән, ихлас күңелдән рәхмәтле мин сезгә. Әти-әнием, белем биргән укытучыларым, туып-үскән авылым горурлана алырлык кеше булып килүем белән бәхетлемен икән мин.
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Нет комментариев