Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кошман авылында янгын чыкты

2 ноябрьдә көндезге сәгать унбердә янгын сүндерү частена Кошман авылында йорт януы турында хәбәр итәләр.

Ут чыккан йортка янгын сүндерү машинасы 11.06 сәгатьтә килеп җитә, бу вакытта ялкын йорт түбәсен чолгап алган була. 11.45 сәгатьтә янгын сүндерелә. Йортның эче сакланып кала, тик янгын сүндергәндә сиптерелгән су аңа шактый зыян сала. Әлеге янгынның килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. Ул урамнан өйгә керә торган җирдә урнаштырылган электр розеткалары һәм выключательләргә су һәм дым эләгүдән чыккан дип фаразлана. Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев әйтүенчә, мондый очраклар яз-көз еш күзәтелә. Чөнки әлеге чорда яңгырлар еш ява һәм дымлы һава торышы саклана. Электр приборларына яңгыр эләккәч, электр су аркылы үтә һәм янгын килеп чыгуга сәбәпче була. Бу очракта ток сугып, кеше сәламәтлегенә зыян килергә, хәтта үлем очрагы да килеп чыгарга мөмкин. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен түбәләрне һәрчак карап торырга, электр приборларын су яки дым эләгүдән саклау мөһим.
Ягулык сезонында шулай ук морҗаларга да игътибарлы булырга кирәк, алар кирпечтән өелергә яисә сэндвич торбадан булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев