Хәбәрләр
Кошман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының хәлен белделәр
Әле шушы көннәрдә генә "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Лилия Бикаева Кошман мәктәбе укучылары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны янына барды.
Кошман авылының бердәнбер сугыш ветераны - 93 яшьлек Хәсән Җиһаншин яшь гвардиячеләрне шатланып каршы алды. Күчтәнәчләренә дә сөенде. Сугыш уты кичкән Хәсән бабай укучыларга сугышчан юлы турында сөйләде, мәктәптә тырышып укырга өндәде. "Мин җәмәгать тәртибен саклау буенча «ФОРПОСТ" яшьләр берләшмәсе белән дә җитәкчелек итәм. Ике берләшмәнең дә төп максатларының берсе - яшьләрдә патриотизм, кече Ватаныбызны ярату, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү", - диде Лилия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев