Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылында яшәүче Назирә Камалиевага 90 яшь тулды

Илебез башлыгы Владимир Путинның юбилярны котлау сүзләре язылган чираттагы открыткасы Кошман авылына адресланган иде. Биредә яшәүче тыл хезмәтчәне Назирә Камалиевага 90 яшь тулды. Россия Федерациясе Президентының котлавын һәм шәхсән үзенең изге теләкләрен Назирә апага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиткерде. Ул авылыбызның мөхтәрәм кешесенә истәлекле бүләк белән бергә чәчәк бәйләме дә...

- Тормышыгыз шушы ак чәчәкләр кебек матур булсын! Сез - озак еллар буе авыл хуҗалыгы тармагында җаваплы урыннарда эшләгән кеше. Сезгә исәнлек-саулык, тыныч-имин гомер телим! - диде Альберт Рәхмәтуллин.
- Авыл җирлеге һәм район үсешенә зур өлеш керткән кеше буларак, зур казанышка ирешкәнсез. Төпле фикер-киңәшләрегезне әйтә беләсез. Хәзер дә тик торуны белмисез, туганнарыгызга терәк булып яшисез, Назирә апа, - дип тәбрикләде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.
Бу көнне изге теләкләрне авылның ветераннар Советы рәисе Гүзәл Саттарова белән "Ак Барс Кайбыч -1" җәмгыятенең Кошман филиалындагы управляющие Ринат Садриев та җиткерде. Алар барысы да юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.
Назирә апа Кошманда туып-үсеп, биредә җидееллык белем алган. 1940 елда алар гаиләләре белән Финляндиягә китәләр.
- Туган җирне сагындым, бик кайтасым килде. Әти белән әни уйлашты да, гаиләбез белән кайтырга булдык. Күңел сизгән кебек булды ул чагында. Кайтып озак вакыт үтмәде, Бөек Ватан сугышы башланды. Әтиебез яу кырына китте дә, кайтмады, хәбәрсез югалды, - диде Назирә апа.
Яшелчә үстерүдә эшләп йөргән кызны бирегә бригадир итеп билгелиләр. Дүрт елдан соң, тырыш һәм җаваплылык хисе тоеп эшләвен күреп, кырчылык бригадиры итеп куялар. 1959 елда Назирә апага яңа вазифа йөкләнә, ул ферма мөдире булып эшли башлый, шул ук вакытта учетчик та була.
- Көрәк-сәнәк тотып эшләмәдем, әмма кырык биш ел буе гел җаваплы хезмәттә булдым. Лаеклы ялга чыккач та биш ел колхоздан аерылмадым әле, әни авыргач кына туктадым, - дип үткәннәрне искә алды бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган язмам герое.
Бүгенге көндә Назирә Камалиева ике сеңлесе - Миңзифа һәм Саимә апалар белән гомер итә. Олыгайсалар да, һаман хәрәкәттә алар, тик торуны белмиләр. Казан шәһәреннән Әлфинурлары белән кияүләре Рау­шан һәм аларның балалары даими рәвештә кайтып, ярдәм итеп яши. Юбилей уңаеннан да бәйрәм табыны корганнар. Әнә шул муллыкка, якын кешеләре янында булганга бүгенге көненә шөкер итеп яши Кошманның иң өлкән һәм мөхтәрәм кешеләренең берсе булган Назирә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев