Кошман авылы апалары яшьлек елларында язган истәлек дәфтәрләрен укыды
«Истәлек дәфтәрен саклыйм, Кадерле бүләк кебек. Чөнки аннан миңа елмаеп, Яшьлегем карый көлеп!» – дип яза шагыйрә Рушания Әхмәдуллина. Безнең мәктәп еллары истәлек һәм җыр дәфтәрләре, анкеталар алышып узды. Авылыбыз китапханәчесе Гөлия Сафиуллина үткәргән «Йөрәк язмалары – дәфтәр битләрендә» дип исемләнгән кичәдә булып кайтканнан соң, күңелем белән кабат шул елларга кайтып килдем.
Еллар узган, ул вакытлар еракта калган, кызганыч, «сакла», «югалтма» дигән сүзләр белән тулы истәлек, җыр, анкета дәфтәрләре дә кайдадыр югалган, шигырьдә язылганча, кадерле бүләк булып сакланмаган шул. Балаларга «Безнең балачак, яшүсмер еллары истәлекләр язышып узды» дип сөйләсәң дә, файдасыз булыр, моны дәлилләрлек бер генә язма да калмаган. Ә менә лаеклы ялдагы авылдашыбыз Гүзәлия апа Гарифуллина 20 яшьлек чагында, 1973 елда язылган истәлек дәфтәрен әле дә булса кадерләп саклый. Илле елга якын вакыт узса да, ул аны ертмаган, югалтмаган, утка да якмаган. Аның битләре генә, күптәнге истәлек булуын хәтерләтеп, саргылт төс алган. Менә шул чирек гасыр элек язылган дәфтәр Гөлия Сафиуллинаны Кошманның ак яулыклы апаларын бергә җыеп, җылы очрашу оештырырга этәрә дә инде. Авылдашларым, оештыру сәләтенә генә түгел, аш-суга да уңган-булган Гөлия апа, мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйсән Гыйрфанова белән Резедә Гыйрфанова көче белән әзерләнгән чәй табыны артында рәхәтләнеп бер яшьлекләренә кайтып килде. Алар яшьлек, сөю, мәхәббәт сулышы белән язылган җыр-шигырь, истәлек-теләкләр дөньясында тантана итте.
– Элек шундый матур гадәт яшәде – һәркайсыбызда диярлек кулдан язылган истәлек, куен, җыр дәфтәрләре бар иде, – диде Гөлия апа. – Ә хәзер, кызганыч, ак кәгазьгә берни дә теркәлми, язылган очракта да моны сирәк кеше генә эшләргә мөмкин. Чөнки телефон, интернет хакимлек иткән заманда яшибез. Әмма алар аша сөйләнгән сүз югалып, онытылып бара. Ә истәлек дәфтәрләре югалмый, кадерле ядкәр булып саклана. Яшь чакта тудырган бу иҗади язмалар олыгайгач яңадан кулыңа килеп керсә, бик дулкынландыра икән ул. Чөнки алар – тарих битенә әйләнгән язмалар. Яшьлектә узганнарны кайтарып булмаса да, яшьтәшләргә, классташларга, карата булган хисләр нечкәргәннән-нечкәрә бара. Гүзәлия апа, шушы дәфтәрендәге һәр язманы җентекләп укып, яшьтәшләреңне, дусларыңны күз алдыннан уздырдым.
Гөлия Сафиуллина әлеге кадерле дәфтәрдән шәхсән мин үзем моңарчы ишетмәгән шигырь һәм җырларны да укып бирде. Анда Сәрия Гайнетдинова, сеңлесе Рузалия апа, Гөлфия, Әнисә, Фәридә Шәрәфиеваларның язмалары, Гүзәлия апаның әтисе язган бәете, ул заманда популяр булган «Идел буе каеннары», «Туган авылым минем каршымда», «Игенче җыры», «Иделкәй», «Җомга», «Рәзинә», «Әкълимә», «Мәтрүшкәләр», «Юкка түгел, юкка түгелдер» җырлары язылган. Нинди бүләк нәрсә аңлатканына кадәр язылган язмалар бар. Мәсәлән, одеколон – нык ярату, конфет – онытма, яулык – алыштыру, көзге – дуслык, чәчәк – якын күрү, тарак – мәңге ярату, фото – мәңгелек бүләк, брошка – синең тормыш дустың дип ышанганнар.
Гүзәлия апа үзе дә ул чакларны яхшы хәтерли икән.
–Яшьлегебез хатирәләрен әле дә күңелебездә йөртәбез. Ул чагында бар нәрсә гади иде, рәсемнәрне дә төсле карандашлар белән генә буядык. Шигырьләр, истәлекләр уйлап чыгара идек, – диде ул.
Аның сүзләрен башка апалар да куәтләде. «Берсеннән-берсе матур кабатланмас, дәфтәр иясенә хас булган сыйфатларга төрттереп язылган шигырьләрнең авторлары билгесез, ул язмаларны бер китаптан да табып булмыйдыр. Истәлек дәфтәрләре язучылар арасында туып, бер кешедән икенчесенә күчеп, халык арасына таралган ихлас язмалар, аларның күңел халәте ул», – диде очрашуда катнашучылар.
Сораша, эзләнә торгач, Гөлия Сафиуллина очрашуга кадәр тагын берничә әнә шундый дәфтәрне табып уку бәхетенә ирешә.
– Минем кулымда 45 ел элек, 1974-1975 елларда язылган истәлек-җыр дәфтәре, – дип дәвам итте ул. – Аның иясе – Люция Гатиятуллина. Ул чагында Люция апа бишенче класста укыган. Нәкъ 20 ел элек Эльмира Җәләлиева тарафыннан язылган дәфтәрне безгә аның әнисе Мөслимә апа табып китерде. Анда Эльмираның классташлары язган теләкләр, җырлар, шигырьләр тупланган.
Эльмираның апасы Ландышның җыр һәм анкеталар, Сания апа Мотыйгуллинаның кесә дәфтәре-блокнотыннан, Гөлия Гарифуллинаның «Истәлек-87» дип язылган дәфтәрләреннән дә шигырьләр һәм җырлар укылды. Авылдашыбыз Роза Насретдинованың үзе язган шигырьләрен дә тыңладык.
Әнә шулай үзара фикер алышып, апалар күңелләре белән яшьлекләренә кайтып килде. Арада, истәлек дәфтәрләрен озак еллар дәвамында саклап, соңгы вакытларда гына аларны яндыручылар да бар булып чыкты. Ә сез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, яшьлек дәфтәрләрегезне әле дә булса саклыйсызмы? Сакласагыз, ул дәфтәрләр турындагы язмаларыгызны безгә җибәрә аласыз, сездән хатлар көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев