Кошман авылы мәктәбе файдалануга тапшырылды
Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән мәктәпне ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәүче белгече Җәмил Мотыйгуллин, төзүчеләр, җитәкчеләр, мәктәп коллективы, укучылар катнашты.
-Кошман авылы чын мәгънәсендә бәхетле авыл. Бүгенге көнгә кадәр гореф-гадәтләре сакланучы бу авылның йөзе елдан-ел үзгәрә. Әле узган ел гына монда "Демография" илкүләм проекты буенча шулкадәр матур итеп эшләнгән "Тиенкәй" балалар бакчасы ачылса, бүген, төзекләндерү эшләренән соң, яңартылган мәктәпне ачабыз,- диде Альберт Илгизәрович.
Укучылар үзләренең рәхмәтләрен шигырь юллары аша белдерде. Тантанага инде сиксән яшьтән узган ветеран укытучы Фәрит абый Абзалов та килгән иде.
- Мин Кошман мәктәбендә 30 елдан артык математика укытучысы булып эшләдем. Без эшләгән елларда мондый мәктәп безнең төшебезгә дә кермәде. Мөмкинлегем булса, мин монда рәхәтләнеп эшләр идем, картайдык шул инде,- диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев