Кошман авылында яшәүче Мөсәмирә һәм Салихҗан Шакировларның бакчасын гына түгел, капка төбен дә гөлләр бизи
Эшкә киткәндә-кайтканда, безне һәр көнне Кошманда әнә шундый матурлык озатып кала һәм каршы ала. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бу йортта күршеләрем Мөсәмирә апа белән Салихҗан абый Шакировлар яши.
Гүзәллек булдыру һәркемнең хәленнән килә. Моның өчен артык күп акча да түгәргә кирәкми, теләк кенә булсын. Мөсәмирә апа белән Салихҗан абый да нәкъ шулай уйлый. Бакчалары гына түгел, капка төпләре дә шау чәчәктә утыра аларның. Һәр җирдә тәртип. Салихҗан абый район газ участогында эшли. Мөсәмирә апа лаеклы ялда. Фотодагы чәчәкләрне җәй башындагы салкыннардан, тавык-чебештән, мал-туардан саклап үстерде ул. Тәртип һәм чисталык яратучы күршеләремнең өч улы бүгенге көндә үз тормышлары белән яши, туган нигезгә эзне суытмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев