Кошман авылында яшәүче Сәхәрә Шәрәфиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды
Кошман авылында аны Сахара апа дип йөртәләр.
“Исемегез сирәк очрый, мәгънәсе нәрсә аңлата икән?”, – дип сорыйм өй түрендә балкып утыручы 90 яшьлек әбидән.
“Бала чагымда аптырый идем исемемә. Әти-әнидән дә ник шушы исемне кушуларын гел сорап аптырата идем. Соңрак белдем: ”Таң белән бәйле исем икән ул, гарәпчәдән сәхәр дигәнне аңлата. Мине туган ягымда Сәхәрә дип йөрттеләр. Кошманда гына Сахарага әйләндем”, – дип җавап бирде ул.
Кошман авылында яшәүче Сәхәрә апа Шәрәфиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Язгы кояш нурларын мул чәчкән ямьле мартта дөньяга килгән ул. Кукмара якларыннан килен булып төшкән, озак еллар буена Кошман мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән тәҗрибәле педагог, арабыздан китеп барган мәгариф ветераны Мансур Шәрәфиевның 64 ел бергә гомер иткән тугрылыклы хатыны, дүрт балага гомер бүләк иткән, бер улын югалту хәсрәтен кичергән олы йөрәкле ана ул. Бүгенге көндә улы Айдар, килене Алсу, оныклары белән хан сараедай зур, бөтен уңайлыклары булган ике катлы ямьле йортта бик кадерле әни булып яшәп ята ул. Башка балалары да туган йортка эзне суытмый.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Равия Кәлимуллина Сәхәрә апага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырды. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина матур зәңгәр күлмәге өстенә чигүле камзулын кигән, ак яулыклы, әле дә чибәрлеген югалтмаган Сәхәрә Шәрәфиевага җылы теләкләрен җиткерде. Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, укытучы Мәдинә Хәмидуллина, “Яшь армиячеләр” дә Кошмандагы ничәмә-ничә буын баланы рус теленә өйрәткән ветеран-укытучыга рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев