Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман авылыннан Рушан Сайранов: «Чебешләрне беренче ун көндә бала караган кебек карарга кирәк”

Тәмле һәм диетик саналган тавык итен яратмаган кеше сирәк була. Шулпасы да тәмле. Хуҗабикәләр алдарга ирек бирмәс: тавыкны белеп алсаң гына, майлы, шулпасы сары төстәге аш пешә. Ә андый ит өйдә үстергән тавыктан гына чыга инде.

Кошман авылында яшәүче Рушан Сайрановның күп итеп тавык асравын белгәч, үзен күреп сөйләшергә булдык. Иң кызыксындырганы – кечкенә чебешләрнең нинди шартларда үсүләрен күрү. Сер түгел, кошчылык фабрикаларында кечкенә чебешләрдән итле тавык ясар өчен әллә ни озак вакыт таләп ителми. Бик тиз кирәк булгач, төрле дару, уколлар кулланып та үстереп була. Авырлыкны да шул рәвешле арттыралар. Рушан исә үз итенең хәләл икәнлеген раслый ала. Хәләл ит булгач, ул әле “бисмиллаһ” дип суелган дигән сүз генә түгел. Димәк, тавыклар антибиотиклар, әллә нинди уколлар, гормоннар белән үстерелмәгән. Ризыгыбыз хәләлме, әллә хәраммы дигәндә дә, иң башта күз алдына гел ит килеп баса шул. Ник дигәндә, кибет, базар киштәләрендәге итнең барысы да хәләл түгеллеген азмы-күпме дәрәҗәдә белеп бетерделәр. Бу итнең сыйфатына да тәэсир итми калмый. Мал экологик чиста һәм хәләл ризыклар ашап авырлык җыярга тиеш. Рушан үзе дә моны раслады. “Инъекцияләр кулланмыйча, ГМО, хлорсыз үсә чебешләребез. Беренче көннәреннән алып үзебез үстерәбез. Тавык булганчы ике айдан артык вакыт уза. Шартларына туры китереп суябыз, гаиләм, туганнар килеп йолкыша”, – диде ул. Сайрановлар “Кобб 500” токымлы бройлер чебиләрен үстерә. Аларның үзенчәлекләре турында болай ди әңгәмәдәшем: 
– Бу токым тавыклар тән төзелешләренең зурлыгы, нык тәпиләре белән аерылып тора. Йоннары ап-ак. Бирешми торган чебешләр. Зур югалтулар кичермибез. 
Малны никадәр яхшы тәрбияләсәң, файдасын да шулкадәр күбрәк күрәсең. Моны Рушан да яхшы аңлый. Алар чебеш-тавыклар өчен бик үк зур булмаган абзар ясап куйган. Аны җылыту, электр системасы белән тәэмин иткәннәр. Кош-корт өчен бөтен уңайлыклар да бар, чебешләр җылыда үсә. Хәтта кайчан ашатырга, нинди күләмдә комбиазык кулланырга икәнен искәртеп торган элмә такта да бар. Итнең сыйфаты, иң элек, тукландыруга бәйле шул. Комбиазыкны тегермәндә үзе дә тарттыра Рушан. Сыйфатлы комбиазык шактый кыйммәт, төп чыгымнары да әнә шул икән. 
Үстерер өчен чебешләрне баштарак Апастагы зур гына комплекстан, яхшы танышларыннан алган булса, хәзер Казан шәһәреннән алып кайта. “Яңа алып кайткан чебешләр бер-берләренә сыенып, бер күчкә җыелып торсалар, начар булыр иде, димәк туңалар. Чебешләрне беренче ун көндә бала караган кебек карарга кирәк”, – дип әйтә Рушан, өй кошларының торышына ишарәләп. 
Ул республикада ел да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләктәшлеге белән үткәрелә торган грантлар бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Проекты бар, бизнес-планнары төзелгән инде. 

Чулпан Гарифуллина, 
«Ватаным Татарстан» 
газетасыннан


Рушан Сайрановтан  тавык үстерүчеләргә берничә киңәш:

– Чебешләр алыр алдыннан, алар тотылачак урынны дезинфекцияләгез. 
– Чебиләрнең аслары коры булырга тиеш. Алар яши торган урындагы җы­лылыкны көйләп торырга кирәк. Че­биләр үсә барган саен, температураны киметергә мөм­кин.   
– Алларында беркайчан да су бетмәсен, чөнки алар коры ризык белән туклана, шуңа суны күп эчәләр. Су бүлмә температурасында булсын.
– Һәр тавыкның үзенә генә хас сыйфатлары була. Үс­тергәндә аларны исәпкә алу мөһим. Шуңа күрә, өстәмә мәгъ­лү­мат алу өчен, махсус китаплар укырга иренмәскә кирәк.
– Комбиазыкны ышанычлы җитеште­рү­челәрдән генә алыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев