Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман авылыннан Сөмбел Фатыйхова сеңлесе турында бик матур шигырь язган

Кошман авылыннан Сөмбел Фатыйхова сеңлесе турында бик матур шигырь язган.

Назлыгөлем – сеңлем
“Кечкенәм!” – дип сеңлемә,
Эндәшәм мин яратып.
“Апам!” – дип, мине мәктәптән
Көтеп ала сагынып.
Кем дисезме? Ул минем
Назлыгөлем-сеңлем,
Кара күзле, коңгырт чәчле
Курчагым бит ул минем.
Сеңлем бигрәк сөйкемле,
Сокланып туя алмыйм.
Бигрәк якын күңелемә,
Яратып туя алмыйм.
Өйдә барыбыз куана,
Назлыгөлебез булганга.
Җырлаганын тыңларга,
Җыелабыз без залга.
Без бит апа белән сеңел,
Охшаталар безне гел.
Апа-сеңелле булу,
Бик бәхетле мизгел ул.
Син минем бердәнберем,
Назлыгөлем-сеңлем.
Мин сине бик яратам,
Якты нурым син минем!

Сөмбел ФАТЫЙХОВА,
Кошман мәктәбенең “Көмеш каләм” түгәрәге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев