Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кошман авылының истәлекле урыннары турында тарихи риваятьләр

Утташ чаты  галәмәтләре

Уналтынчы гасырда явыз Иван гаскәриләре эзәрлекләвеннән, карагруһчыларның  көчләп чукындыруыннан качып, Түбән Кошманның Аяс Баба ыруыннан булган бертөркем мөселманнары, гөнаһсыз нарасыйларын күтәреп, хәлсез карт-корыны уфалла арбаларына утыртып, янәшәдәге калын урманга таба җан-фәрманга йөгергәннәр. Афәттән җәяүләп качып китүчеләрне сизеп алып, ат өстендә куа чыкканнар. Эзәрлекләү куе урман ешлыгында дәвам иткән. Текә ярлы, төбе сазлыклы тирән чокыр буенда дошманнар качакларны куып җитеп, бичараларның яшен-картын, олысын- кечесен аяусызланып кылычтан үткәрә башлаган.Гомерләренең соңгы минуты килеп җиткәнлеген аңлап алган мөселманнар, сәҗдәгә китеп, ихластан Аллага ялварырга, кара урманны яңгыратып бергәләп тәкъбир әйтергә керешкән. Шул мәлдә чалт аяз җәйге көндә көчле җил – давыл купкан, меңьяшәр имәннәр төбе-тамыры белән кубарылып залимнәр өстенә ауган, күк күкрәп, чиләкләп яңгыр коярга, боз яварга керешкән, атлыларны яшен камчысы көйдергән. Кансыз гаскәриләрнең бер өлешен Табигать-Ана утта һәлак иткән, калганнары кара ташка әверелгән. Шул көннән соң бәрелеш булган урын Утташ чаты дип аталып йөртелә башлаган. Бүгенгәчә бирегә аяк басучылар белән төрле сәер хәлләр булып тора.Утташ чаты гөмбәчеләрне, аучыларны адаштыра, колакларына сызланып ыңгырашкан, әче итеп сызгыр­ган, кычкырып сүгенгән, ат кешнәгән тавышлар ишетелә. Бергәләп җиләккә, утынга, печән чабарга килүчеләрнең олыраклары тиктомалдан ачуланыша, ә бала-чагалары янәшәдә басып торган  әти-әниләрен күздән җуйганга  күрә, илереп елый башлый, имеш... 
          
Гәрәй талы  басуындагы фаҗига
Кайбыч белән Кошман авыллары арасындагы үр өстендә, әби-бабаларымның балачагында тулган айдай түгәрәк, бик  җылы сулы җыйнак кына күл булган.Тирә-юнендәге камышлыкта кыр үрдәкләре бала чыгарган. Мәрхәмәтле Гәрәй бабай  күл тирәли яшь таллар утырткан. Игеннәр урылып, ашлыклар амбарларга салынганнан соң, тирә-юньдәге авылларда туйлар гөрли башлаган. 
Морза Бәрлебашыннан   Олы Урсакка килен төшерүче гаярь яшь кияү белән   кашыгы-суы белән йотарлык чибәр, су сөлегедәй сылу килен бер-берсенә сыенып,арка терәп утырган киң арбадагы бизәкле бирнә сандыгы өстенә йомшак юрганнар, чигүле тышлы кабарынкы мендәрләр өелгән булган. Җилдән җитез туй атлары бер-беренә тиң парны очыртып кына авылга алып кайтып килгән күңелле мәлдә, бәхетсезлеккә күрә, сөйгән ярын Кече Кайбычтан никахлап алып кайтырга сәфәр чыккан бер гашыйк егетнең бизәлгән тарантасына, гармунчы янәшәсенә ут йөрәкле дуслары тезелешеп утырган, мичәүләп җигелгән елкылдап торган яхшы тулпарлары Гәрәй талы басуындагы көзгеле күл буендагы аланга ажгырып килеп кергән. Бик борынгы мәҗүси йола буенча, туй атлары кара- каршы килгән очракта, кияү егетләре яшен тизлегендә арбадан сикереп төшеп, чит атларның камыт бавын кисеп өлгерергә тиеш булган. Бу җитезлеккә сынау гына түгел, ә киләчәктә камыт бавын киселгән пар аттагы яшь гаиләнең тормышы имин булмаячак дигән инануга бәйле гамәл булган. Һәр ике яктагы кияү егетләре каударланып камыт бауларын кисеп җибәргән мәлдә, аяк астындагы мәйданчык убылган, ә туй атларын кешеләре-ние белән җир йоткан. Ни кызганыч, бу яман хәлдән соң, Убыр авызы сыман  ыржаеп торган тирән чокыр янәшәсендәге күлнең суы кипкән, Гәрәй таллары корыган. 
                
 Шәрәп борыны
Кошман авылыннан Кордонга таба бара торган юл буендагы Маш асты басуында Шәрәп борыны дигән куркыныч урын бар. Аннан кояш баткач узган юлаучылар басу өстендә утлы шарлар биешкәнен, капюшонлы кожан кигән, бите коточкыч ямьсез, күз чокырлары янып торган, борынсыз, ике аяксыз адәм кыяфәтендәге өрәкнең игеннәр өстеннән очып яки кыр буйлап ары-бире чабып йөргәнен күреп, әлегәчә өннәре алына.
Кем соң ул Шәрәп? Нилектән аның рухы тынычлык таба алмыйча кешеләрне бимазалый соң? 
Революциягә чаклы Кошман Зөя өязенә кергән кантон үзәге булган. Иген игеп, мал-туар асрап, кирпеч сугып хәләл хезмәт белән көн күргән татар авылына әллә кайдан бер зимагур кайтып урнашкан.Үзен сыендырган халыкка рәхмәтле буласы урынга, ул аларның мал-туарларын урлап суеп, күпләрнең канына тоз салган. Беркөнне ул каяндыр чандыр гәүдәле, моңсу күзле ятим малай ияртеп кайткан. Хезмәтчесен үзенең гөнаһлы шөгыленә өйрәтә башлаган. Шәрәфи киреләнсә, аяусыз кыланып, чыбыркы белән ярган.Малай исәя төшкәч,аны мәҗбүриләп, үзе белән ат урларга йөртә башлаган. Еллар узган, Шәрәфи егет булып җитлеккән. Аның бу кансыз зимагурның коллыгыннан котыласы килгән. “Г. абзый, унбер ел сиңа бил бөктем, бөтен авыр эшеңне башкардым. Рәхмәт, ачлыктан үтермәдең.  Миңа үзбаш көн итәргә, үз куышымны җиткерергә, башлы-күзле булырга вакыт. Яхшылык белән җибәр мине.Күпкә өмет итмим, аякка басу өчен бераз акча бир”, – дип ялынган ул. Хәйләкәр зимагур: “Ярар, синеңчә булыр. Тик әүвәле Канаш баеннан миңа ике, сиңа бер нәселле чабышкы урлап кайтыйк әле, яме. Атка атланып китсәң, тизрәк тернәкләнерсең”, – ди. Хуҗасына буйсынган кол бурлыкка берничә мәртәбә бара, тик вәгъдә ителгән аргамакларның берсе дә аңа тәтеми. Хуҗа тулпарларны йә чегәннәргә сатып җибәрә, йә суеп сата. Өмете киселгән егетнең моңа җен ачуы чыга. Ул хуҗасының күзенә туры карап: “Караклыгың турында өяз башлыгына хәбәр итәм!” – дип әйтеп сала. Кансыз бәндә егетнең башына сугып миңгерәйтә, гәүдәсен чыптага төреп ат арбасына салып, ерак басуга – Маш астына алып чыгып китә. Ул Шәрәфинең тәненә үткен кылыч белән кадый, күзләрен чокый, канлы коралы белән яман селтәнеп, аның борынын,колакларын кисеп төшерә. Канга баткан егет басу уртасында җан бирә. Аның авылда күренмәвен яхшыга юрыйлар, вәхши тырнагыннан качып  котылуына сөенәләр. Чынбарлык урак өстендә ачык­лана. Бер тол хатынның чалгысы зыңгылдап каты әйбергә барып керә. “Күз карасыдай кадерләп сак­лап тоткан үткен чалгымны ташка бәреп харап иттем, кылны кырыкка ярыр­лык чагымда, ике кулсыз калдым”, – дип такмаклап елый фәкыйрь хатын. Чалгысын тартып ала алмый изалангач, ярдәмгә күршесен чакыра. Баш сөягенә кадалган чалгыга ияреп, Шәфинең ярымтаркалган гәүдәсе җирдән күтәрелә... Ат урлап кайтып, зират өстендә суеп, тунап маташкан Г.ны чуашлар эзәрлекләп килеп, күсәкләр белән кыйнап үтерә. Ниһаять, авыл иркен сулыш ала, Шәрәп борыны турындагы риваять тарихка кереп кала.

Хәмидә Гарипова.
Казан  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев