Хәбәрләр
Кошман белән Мөрәле авыллары арасындагы юлда фаҗига
9 декабрьдә төнге өченче унбиш минутта Кошман белән Мөрәле арсында юл һәлакәте булды. Аның нәтиҗәсендә бер кешенең гомере фаҗигале төстә өзелде.
Колаңгы ягыннан Олы Кайбычка баручы "ВАЗ-21120" автомобиле шоферы, юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итмәгән тизлектә барып, каршы полосага чыга һәм "МАН" автомобиленә килеп бәрелә. Шул сәбәпле, "ВАЗ-21120" каршысындагы "Скания" автомобиленә дә зыян китерә. Һәлакәт нәтиҗәсендә, "ВАЗ-21120" белән идарә итүче авыр тән җәрәхәтләре ала, ә пассажирының гомере шунда өзелә. Юлларда саграк булсагыз иде. Онытмагыз: гомерләр бер генә бирелә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев