Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман кызы Гран-при отты

«Алтын каләм» республика фестивалендә татар журналистикасы юнәлешендә Гран-прины Кошман кызы Чулпан Гарифуллина яулады. Быел Олы Кайбыч мәктәбен медальгә тәмамлаган Чулпан хәзер КФУның журналистика факультетына укырга керергә әзерләнә. Чыгарылышлар әле үзләренә югары уку йортларын сайлый гына, ә Чулпанны инде студент дип санарга була. Чөнки Гран-при аңа ташламалы шартларда укырга керер­гә нигез...

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, яшь журналистларны барлау максатындагы әлеге бәйге быел 22 нче тапкыр үткәрелгән. Ул җиде юнәлештә уздырыла - рус һәм татар матбугаты, фото, радио, телевидение берләшмәләре, PR һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар, басма матбугатта дизайн һәм верстка. Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный, "Татмедиа" агентлыгының идарә эшләре башлыгы Дмитрий Перевезенцев, КФУның Журналистика һәм медиа­коммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский катнашкан.
- 10-15 еллап элек мин бу бәйгене ничек тә тизрәк ябарга кирәк дип йөри идем, - дип башлады сүзен Римма Ратникова. - Ә хәзер исә шундый бәйге булуына сөенеп туя алмыйм. Бу - канатлар куя торган фестиваль. Ул сезгә дә, безгә дә кирәк. Минем күңелне шунысы гына тырный: әлеге конкурста һәр район да катнашмый. Аларда талантлы яшьләр юк дигән сүз түгел бу! Ә сәләтле балаларга үз көчләрен сынау өчен мөмкинлек бирелмәү дигән сүз.
Яшь каләмчеләр биш көн буена тәүлегенә 24 сәгать дәвамында үз көчләрен сынаган: мәкаләләр язган, фото һәм видео әзерләгән, газеталар чыгарган.
Хәзер мин дә
«Алтын каләм» ле!
Җиде юнәлеш. Биш көн. Дүртенче тапкыр катнашу. Ике Гран-при. Шуның берсе - минеке! Ә икенчесе рус матбугатына керүче Казан кызында. Сүзем, әлбәттә, «Алтын каләм - Золотое перо» балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фес­тивале турында.
Быел да мин әлеге фестивальнең «Татар матбугаты» юнәлешендә катнаштым. Бу юлы «Алтын каләм»дә 126 бала үз көчен сынады, журналистика дигән дөнья белән танышты. Кызыклы мастер-классларда булу, чараларда катнашу, яңа дуслар табу, төнен йокламыйча гәҗит чыгару - менә ниләр көтте мине яраткан фестивалемдә. Дөресен әйтим, биш көн буена барлыгы 8 сәгать тә 45 минут йокладым мин, хәтта әти-әнигә шалтыратырга да вакыт җитмәде!
Биш көнлек фестиваль программасы төрледән-төрле чараларга бай иде. Беренче көнне безнең өчен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова, Татарстанның танылган блогерлары белән очрашу үткәрделәр. КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе буенча экскурсия дә фестивальнең күңелле бер мизгеле булып хәтергә кереп калды. Танылган журналитслар Эльмира Закирова, Гөлназ Сәфәрова, Миләүшә Айтуганова, Лия Заһидуллина, шагыйрь Разил Вәлиев катнашындагы мастер-класслар да истә калырлык булды.
Татар матбугаты юнәлешендәге 32 яшь «каләм»че, ике төркемгә бүленеп, «Токмач» һәм «Каләм мафиясе» исемле шәп газеталар чыгарып килде. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтенең төп белгече Линар Закиров һәм «Безнең гәҗит» корреспонденты Фәнзилә Мостафина фестиваль дәвамында төркемнәрен җитәкләп килде, кирәк икән - киңәш, кирәк икән - тәнкыйть белән ярдәм итте.
Тырышуларыбыз бушка китмәде. Кемдер - диплом алып, кемдер - тәҗрибә туплап, яңа дуслар табып, туган якларына таралышты. Ә минем кулда иң кадерле бүләк - КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенә укырга керү юлламасы һәм август аенда Мәскәүгә сәяхәт. Хыялымны чынга ашырырга ярдәм иткән «Алтын каләм» гә мин ихлас йөрәктән рәхмәт әйтәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман кызы Гранпри отты