Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәдәният йортында "Яулык - күңел пакьлеге, яулык - йөзнең аклыгы” дигән осталык дәресе үткәрелде

Кошман авылы китапханәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, очрашуны Ләйлә Дәүләтованың "Яулыклы кызлар" дигән шигыре белән башлап җибәргәннәр.

"Дөньяга нур сибеп йөри
Яулыклы матур кызлар.
Әйтерсен дә караңгыда
Юл күрсәткән йолдызлар..."
Алга таба яулык (хиҗаб) тарихы белән бәйләнгән мәгълүмат бирелгән. Чараның икенче өлешендә яулыкны матур итеп бәйләү тәртибен күрсәткәннәр. Ә осталык дәресен республикада иң яхшы яшь вәгазьче исемен яулаган Мәрьям Минвәлиева үткәргән. Ул очрашуда катнашучыларны "Яшь вәгазь"че бәйгесенә әзерләгән "Татар милли киеме: тарих һәм чынбарлык" дигән чыгышы белән дә таныштырган. Яшүсмерләр очрашу барышында яулык бәйләү буенча күп кенә файдалы мәгълүмат туплаган. Һәркайсы рәхмәтле булып, мондый чаралар ешрак оештырылсын иде дигән теләген белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәдәният йортында "Яулык күңел пакьлеге, яулык йөзнең аклыгы” дигән осталык дәресе үткәрелд...