Укытучы, драматург Әбрар Сәгыйди исемен йөртүче Кошман мәктәбе үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте. Бер гасырлык белем учагын юбилее белән котлап, элеккеге укучылары, һөнәри юлларын шунда үткән укытучылар, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветеран педагоглар җыелды.
Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин җитәкчелегендәге коллектив юбилейга бик тырышып әзерләнгән, эзләнгәннәр, тарихи мәгълүматларны өйрәнгәннәр. Документлар буенча Кошман мәктәбенә 90 ел дип исәпләгәннәр, юбилейга чакыру кәгазьләренә дә шулай дип язганнар. Әзерлек барышында Татарстан Республикасы Милли архивына да мөрәҗәгать итәләр. Аннан алынган белешмәдә революциядән соң 1917-1918 уку елында Олы Кошман һәм Кече Кошман авылларының икесендә дә берәр мәктәп эшләве әйтелә. Беренче мөгаллимнәр арасында булачак язучы Әбрар Сәгыйди дә була. Әнә шулай тагын ун еллык тарих ачыкланып, Кошман мәктәбенең бер гасырлык юбилее гөрләде. Туган мәктәбен сагынып, тантанага бик күп кунаклар кайткан иде. Аларны бәйрәмчә бизәлгән белем йорты каршы алды. Фойеда төрле елларда төшерелгән фотоларны карап, үткәннәрне барларга, мәктәпнең тарихы тупланган альбомнар һәм укучылар ясаган балчык савыт-сабалар белән танышырга мөмкин иде. Элек-электән, балчыктан кирпеч сугып, тирә-якта дан тоткан авыл осталарының дәвамчылары булуына күпләр сокланды.
Тантанада катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да Кошманның абруйлы авыл булуын, монда хезмәт сөючән, булдыклы халык яшәвен ассызыклады.
- Бүгенге истәлекле вакыйга уңаеннан шушы күркәм залга мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар, аның тарихын язуда үзләренең лаеклы өлешен керткән мөгаллимнәребез җыелган, - диде ул. - Хәзерге заман укучыларга да, укытучыларга да яңадан-яңа таләпләр куя. Әлегә кадәр мәктәп укучылары районны данлады, моннан соң да шулай булыр дип ышанам.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров Кошман авылының мәгърифәтле булуын, укымышлы кешеләре белән дан тотуын әйтте. «Бер гасыр буена мәктәп үз йөзен югалтмыйча эшләп килә, бүгенге мәгариф системасында да аның үз урыны бар», - диде ул.

Йөз ел дәвамында мәктәп белән кемнәр генә җитәкчелек итмәгән. Бәйрәмне алып баручылар Илмас Хәмидуллин белән Розалия Садриева аларның һәрберсе турында мәгълүмат җиткерде. Авыл халкының тирән хөрмәтен яулаган 1961-1967 елларда директор булган Рифкать Гарифуллин тормыш иптәше - татар теле укытучысы Зөһрә апа белән бүгенге көндә Казанда яши. Яшьләре олы булу сәбәпле, алар тантанага кайта алмаганнар. Шулай да аның тавышын ишетү насыйп булды: котлавы һәм сагынычлы сәламнәре яздырылган аудиоязма тыңладык. 32 ел буена белем йортын җитәкләгән Мансур Шәрәфиев истәлекләре белән уртаклашты. Лаеклы ялга чыккач та, тугыз ел буе үз постында алыштыргысыз җитәкче булып калган, мәктәп тормышына саллы өлешен керткән ветеранга кунаклар аягүрә баскан килеш гөрләтеп кул чапты. Йөз ел эчендә мәктәп укучыларына ничә буын мөгаллимнәр белем һәм тәрбия биргән. Кызганыч, күбесе бүген арабызда юк инде. Юбилейда аларның һәркайсының исемнәрен атап, бер минут тынлык белән искә алдылар. Ә ветеран укытучыларны бәйрәм түренә чакырып олыладылар. Истәлекләре, хәер-фатыйха сүзләре күп иде аларның. Авылыбыз шагыйрәсе Сания апа Мотыйгуллина аларга багышлап язган шигырен укыды.

- 100 еллык тарихлы мәктәптә мин 40 ел рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирдем. Кукмарадан Кошманга 1956 елда килдем. Ул чагында салам түбәле, зур булмаган өйләрне күреп шаккаткан идем, - диде Сахара апа Шәрәфиева. - Мәктәпнең дә эше шәптән түгел иде. Кышын бик салкын була иде. Савыттагы каралар катып интектерде. Укучылар аны чокып азаплана. Эрегәч, түгелеп китә. Ул заманда һәр гаиләдә 6-7 бала үсә, аларга өс киемнәре җитешми. Шул сәбәпле, күбесе укырга йөри алмаган вакытлар да булды. Хәзер мәктәбебез якты, җылы, матур. Укытучылары да тырышып эшли. Безне онытмыйлар, бәйрәмнәрдә мәктәпкә чакырып хөрмәтлиләр. Монда килгәч, яшәреп, яшьлек елларыбызны искә төшереп кайтабыз.
Хәзерге мәктәп чыннан да матур шул. Моннан егерме ел элек ачыла ул. Ул елны беренче класска унбер бала укырга керә. Рушан Сайранов- шуларның берсе. "Өр-яңа мәктәпкә укырга баруымны яхшы хәтерлим. Ул чагында аның тирәсендәге корылмалар да юк, стеналар да буп-буш иде. Безгә бөтен әйбер яңа туры килде", - диде ул.
Мәктәпне 1994 елда тәмамлап, хәзер Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Сәрия Салихова-Мотыйгуллинага яңа бинада укырга туры килмәгән. Шулай да ул аның өчен бик якын икән.
- Унтугыз ел элек бу мәктәптә Резидә апа Сайрановада практика үткән идем. Шуннан бирле ул минем якын дустым. Үз кулларым белән ясаган бүләкләремне дә аңа тапшырдым. Юбилейга тырышып әзерләнгәннәр. Сәхнә бизәлешен генә күрегез сез, ничек матур!Укытучылар, укучылар үз куллары белән никадәр чәчәк, яфрак ясаган, дистәләгән стенд әзерләгән. 100 ел эчендә мәктәпне тәмамлаган чыгарылышларның фотоларын туплаганнар. Бүген кыңгыраулы мәктәп елларын искә төшереп, Кошман мәктәбен тәмамлавым белән горурланып утырдым, - диде ул һәм татар халык җырын башкарды.
Яшел Үзән районының Осиново гимназиясенен югары категорияле башлангыч класслар укытучысы Гөлфия Миңнуллина да Кошман мәктәбен сагынып кайткан.
- Мин бирегә, Арча педучилищесын тәмамлап, 1984 елда башлангыч класслар укытучысы булып килдем. 19 яшьлек чагым. Апас районының Кама Тамагы ягындагы авылыннан булганга, Кошман турында ишеткәнем дә юк иде. Мәктәпне, укытучыларны, укучыларны, гомумән, авыл халкын яраттым. Монда беренче хезмәт чыныгуы алдым.Яхшы күңелле Кәримә исемле әбидә яшәдем. Кошманда яшьлегемнең иң матур чаклары үтте. Монда мәхәббәтемне табып, аңа кияүгә чыктым. 1990 елда авылдан күчеп киттек. Кошманлылар, укучыларым белән хәзер дә элемтәдә торам. Алар арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар да бар, - дип сөйләде ул.
Теләсә кайсы уку йорты үзенең укучылары белән күренекле. Кошман мәктәбендә хәреф танырга өйрәнеп, тормышка юллама алып чыккан шәхесләр арасында кемнәр генә юк! Язучы, журналист, артист, профессорлар, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур казанышларга ирешкән игенче-терлекчеләр, атказанган исемен алучылар - барысы да авылыбыз мәктәбендә канат ныгыткан. Күбесе туган мәктәпләренең гасырлык юбилеенда катнашты, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты, мөгаллимнәренә тирән рәхмәтен җиткерде.
Хәзер дә белем учагы үсеп килүче яшь буынны аң-белемле итүдә зур көч куеп эшли. Коллективның эш нәтиҗәләре дә куандырырлык. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, мәгариф бүлегенең бүләкләрен алучылар да күп булды бу көнне. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән спонсорларга, мәктәпкә даими рәвештә булышлык итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тантана ахырында дөньялыкның җитмеш кат серенә төшендерергә сәләтле, кешене шәхес, шәхесне бөек иткән белем йортын сагынып кайтучылар өчен җиз кыңгырау чыңы яңгырады. Балачакның бәхетле мизгелләрен, яраткан укытучыларны кабат хәтердә яңартты ул. Стенасындагы һәрбер ташының үз тарихы, үз сүзе булган мәктәбебезнең киләчәктә юбилейлары да, укучылары да күп булсын иде.
Нет комментариев