Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман мәктәбе пешекчесе Гөлфинә Гыймиева – үз һөнәренең чын остасы

Яшьлекләрен белем алып, һөнәр үзләштерүгә багышлап та, соңыннан үзләрен бу һөнәр иясе буларак таба, аны гамәлдә куллана алмаучылар бар. Кайберәүләр, киресенчә, бернинди югары белемсез дә, үзләрен сайлаган һөнәрләренең чын остасы итеп таныта, тәҗрибә туплый, аннан тәм, ямь табып хезмәт итә. Язмам герое нәкъ шундыйлардан.

Сүзем һөнәрен дөрес сайлап, бүген инде гомер көзенә якынлашучы Гөлфинә апа Гыймиева турында. Күп еллардан бирле Кошман мәктәбендә пешекче булып эшли ул. Гөлфинә апа - һәрчак ачык йөзле, тәмле телле аш-су остасы. Яшьлек еллары, матур эзләр калдырып, әкрен генә артка чигенә. Бүген инде балалар башлы-күзле булган, ике оныкның яраткан дәү әнисе ул. Тормыш иптәше Рәфыйк абый белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Аларга югары белем алырга ярдәм иттеләр. Балалары да, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә, үз һөнәрләрен яратып, намус белән башкарып, матур тормыш корып яшиләр. Уллары Радик белән киленнәре Ләйсән ашыгыч ярдәм хезмәтендә, кызлары Энҗе даруханә хезмәткәре, кияүләре Дамир теш табибы булып эшли. "Тырышкан табар - ташка кадак кагар", - диләр бит. Бу гаилә, чынлап та, ташка кадакны күп итеп каккан. Шуңа күрә гомер көзенә ныклы адымнар белән керәләр. Зур тормыш юлына чыгып, хыял үрләренә менеп җиттеләр. Шул үрләрдә озын-озак нык­лап басып торырга насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәктәбе пешекчесе Гөлфинә Гыймиева – үз һөнәренең чын остасы