Хәбәрләр
Кошман мәктәбе укучылары балчыктан савыт-сабалар ясый
Дәрестән тыш вакытта шөгыльләнү өчен мәктәпләрдә нинди генә түгәрәкләр эшләми хәзер. Укучылар үзләренең сәләтенә һәм кызыксынуына туры килгәненә рәхәтләнеп йөри ала. Бу инде укудан соң өйгә йөгереп, әти-әниләр эштән кайтканчы компьютерга текәлеп утыру түгел. Түгәрәкләр ул - вакытыңны файдалы шөгыль белән уздыру, дус-ишләрең белән өстәмә аралашу һәм булган сәләтеңне тагын...
Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин әйтүенчә, әлеге эш технология һәм физкультура укытучысы Айдар Насретдиновның тәкъдиме белән 2015 уку елында башланып киткән. Түгәрәк җитәкчесе Айдар Линарович үзе, аның әлеге юнәлештә махсус белеме дә бар. Кирәкле балчыкны да ул үзе юнәтә. Бу эшне тагын да киңәйтеп җибәрү өчен зуррак мич сорала, чөнки хәзергесе кечерәк күләмле әйберләр генә ясарга мөмкинлек бирә. Атнага бер мәртәбә үткәрелүче түгәрәккә нигездә 5-6 класс малайлары йөри, кызлар эшләнмәләрне буярга һәм бизәргә ярдәм итә. Укучылар "Балчык белән эш" түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Бәлки киләчәк Сабантуйларда алар ясаган чүлмәкләрне ватырбыз, матур савытларда гөлләр үстерербез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев