Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кошман мәктәбе укучылары әниләрен бәйрәм белән котлады

Күркәм традиция буенча, Кошман мәктәбендә быел да Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан укучыларның әниләрен, дәү әниләрен хөрмәтләделәр.

Бәйрәмгә килүчеләрне мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин тәбрикләде. Аннары сүз укучыларга бирелде. Тантана "Без бергә" балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының мәктәп туры белән үрелеп барды. Милли костюмнардан киенгән укучылар төрле халыкларның мәдәниятен күрсәтте - җырлады, биеде, шигырь сөйләде, музыка коралларында уйнады. Ахырдан алар якын кешеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды, бәйрәмчә бизәлгән матур залда истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман мәктәбе укучылары әниләрен бәйрәм белән котлады